Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гоблин "Зөләйха күзләрен ача" китабын укымыйча гына тәнкыйтьләде

Гоблин буларак танылган тылмач һәм блогер Дмитрий Пучков Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабына бәя бирде. Шул ук вакытта, ул романны укымаганын билгеләп үтте.

Пучков китапны "советларга каршы блевотина" дип саный. Үз позициясен ул, китап кибетләренең аны сату хиты дип атап, романга реклама бирүе белән аңлатты. Гоблин сүзләренчә, тиешле киштәләрдә китаплар зур түләү белән генә урнаштырыла.

Бу әсәр нинди дә булса сәнгать сыйфатларына ияме? Менә мин, укымыйча, сиңа шундук әйтәм - юк, - диде Пучков аның "Синий Фил" проекты чыгарылышларының берсендә.

Элегрәк NEWS.ru язганча, Яхина китабы буенча төшерелгән сериал мәчеттә интим күренешләр булуы, шулай ук, гамәлдәге мөселман мөфтиләренең исемнәрен кулланылуы белән дин әһелләренең ачуын чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев