Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Гнездышко” приюты тәрбияләнүчеләре призер

Яшел Үзәннең “Гнездышко” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр бишенче “Яшь талантлар” бәйгесендә призлы урын алды. 

- Балалар бәйгегә ныклап әзерләнде: репертуар сайлады, сәнгатьле сөйләргә өйрәнде. Билгеле жюри әгъзалары алдына чыгып, иҗади номерлар күрсәтер өчен менә дигән мөмкинлек иде бу. Бездә тәрбияләнүчеләр өчен бу чын бәйрәм, - дип сөйли приют хезмәткәре. 
Чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча, “Гнездышко” приютында тәрбияләнүчеләр “Яшь талантлар” бәйгесендә барлык призлы урыннарны яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу күңелле яңалкын район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев