Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөнаһларыбыз ярлыкана торган көн

Менә Аллаһка шөкер, ел буе сагынып көтеп алган изге Рамазан ае да тәмамланып килә. Шушы изгеләрдән изге айда мөселманнар иртәнге бәрәкәтле вакытларда сәхәр ашады, кичләрен мул табыннар артында ифтар кылды. Көндезләрен ашау-эчү, якынлык кылудан гына түгел, ә телне начар сүзләрдән тыеп ураза тотты. Кичләрен ураза тоткан мөселманнар мәчетләргә барып Тәравих намазлары укыды.

Шулай итеп, аларның һәммәсе Аллаһ Тәгаләгә якынайды. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Бер бәндә чын ихлас илә Аллаһның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, уразасы АллаҺ хозурында кабул булса, анадан яңа туган кебек булыр» – диде.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Тоткан уразаларыбызны АллаҺ Тәгалә кабул кылып, дөнья һәм ахирәт дәүләтен насыйп итсен. Гает бәйрәме  мөбарәк булсын!
Ураза Гаете көнне ниләр эшләргә?
Бу көнне иртән мөселманнар  фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитр сәдакасын иртәрәк тә бирергә була. Әлеге сәдаканың мәгънәсе – пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләреннән аңлашылганча,  ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган сәдака.  
15 июньдә Ураза гаете билгеләп үтелә. Мәчетләрдә иртән бәйрәм намазы укыла.
Гает ул – бәйрәм дигәнне аңлата. Мөселманнар ай буе ураза тота, изге эшләрдә катнаша. Сөенечле хисләр белән Аллаһ йортына җыелыша. Коръән, вәгазь тыңлый, дога кыла. Аллаһ Тәгаләдән рәхмәтен, ризалыгын, ярдәмен, бәрәкәтен, гөнаһларны кичерүен, Фирдәвес җәннәтләренә кертүен сорый.
Гает намазына госелләнеп, матур киемнәр киеп, хушбуйлар сибенеп барырга кирәк. Өйдән чыкканда хөрмә җимешләрен кабып, юлда барганда эчтән генә тәкъбирләр әйтеп барырга киңәш ителә. Мәчеткә барганда билгеләнгән юл белән барып, кайтканда икенче юл аша кайтырга кирәк. Бу пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөннәте. Җиргә баскан эзләр Кыя­мәт көнендә шаһитлык китерәчәк.
Гает тәмамлангач, мөселманнар өйгә кайтып, гаилә әгъзаларына бүләкләр тапшырып, аларны бәйрәм белән котлый. Шулай ук үлгән туган-тумачаны да искә алып, аларның урыннары җәннәттә булсын өчен дога кылына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамазан ае изге ай месяц Рамадан Великий праздник мусульман Ураза гаете