Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөмбә белән сак эш ит

Гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, бу эшкә тотынмавын хәерле. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, черекләрен ташлап, эшкәртергә кирәк.Гөмбә белән агуланудан куркасың икән, аны азлап кына ашарга, кулдан сатып алмаска, (чөнки кешеләрнең гөмбәне каян җыйганын сез белмисез).

Гөмбә белән агулану аның төренә генә түгел, бу ризыкны күпме ашавыңа да, кешенең яшенә, аның сәламәтлегенә дә бәйле. Агулануны балалар һәм өлкән яшьтәгеләр аеруча кискен кичерә. Бала организмы гөмбәне, гомумән алганда, кабул итә алмый. Шуңа да “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре 14 яшькә кадәрге балага бу төр ризыкны ашауны киңәш итми. Бавыр, бөер авырулары булган кешегә дә гөмбәне артык күп ашаудан тыелырга кирәк. Белгечләр аның деликатес булуын ассызыклый. Хәтта сау-сәламәт кешегә дә көненә 100-150 граммнан да күбрәк ашау киңәш ителми. Ә башка ризыкларны гөмбә белән алыштырырга ярамый.

Гөмбәнең җир астындагы җепселләре була. Ул әйләнә-тирәдән минераль матдәләрне үзенә суыра. Әгәр бу урында зарарлы матдәләр булса, гөмбә составында да агулы матдәләр бар дигән сүз. Ә гөмбәдәге авыр металларның тозы бавыр, бөерләрнең зарарлануына китерә.

Шәһәр парк-скверларыннан, автомобиль юллары читеннән җыелган аеруча зарарлы. Киптерелгән, тозланган, маринадланган һәм консервланган гөмбәләрне чит кешеләрдән сатып алу киңәш ителми, чөнки бер агулы гөмбә бөтен банкадагы ризыкны зарарларга мөмкин.

Агулансаң, нишләргә соң?

– Активлаштырылган күмер ашарга;
– ашказанын юдыртырга;
– эчәкләрне чистартырга (клизма ясарга);
– күбрәк су эчәргә;
– кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә!

Гөмбә белән агуланган вакытта “ялган тынычлык” чоры да булырга мөмкин. Ягъни бу вакытта кеше үз хәлен җиңеләйде дип уйлый. Әйтик, агулы гөмбә (бледная поганка) белән агуланганнан соң, хәлсезлектән кала, үзен башка берничек тә сиздермәгән агулану чоры 48 сәгать дәвам итәргә мөмкин. Аннан соң кеше гөмбә ашаганын онытып җибәрә, агулануны башка ризыктан күрә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев