Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлназ Шиһабетдинова: «Отармын дип күңелем сизгән иде»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үткәргән «Газетага языл да телевизор от» бәйгесенә квитанцияләрне Олы Ачасырдан Гөлназ Шиһабетдинова икенче тапкыр юллый.

Ул шушы җәмгыять канаты астында нәшер ителүче дүрт газета-журнал алдыра. Һәм бу юлы бәлки берәр бүләк отармын дип тә уйлый. Күңел сиземләве дөрескә чыга. «Татмедиа» уйнаткан кыйм­мәтле приз отучылар арасында Гөлназ да бар.

– «Идел», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф», «Яшел Үзән»не яратып, көтеп алабыз. Мәктәптә эшләгәч, һәммәсе методик ярдәмлек тә әле. Район газетасында аеруча әдәби әсәрләрне яратып укыйбыз. Сайтка көн дә кереп яңалык­лар белән танышабыз, – ди Гөлназ ханым.
Тугры укучыбыз шушы көннәрдә откан бүләген – җылы юрганын килеп алды. Шатланган, күренеп тора. Ә безгә укучыларыбызның сөенүен күрү үзе бер рәхәт. Киләсе бәйгеләрдә дә актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Алия Гаязова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз

    2
    X