Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлназ Даутова: «Көйләрне дә, сүзләрне дә Аллаһ Тәгалә пышылдый»

Шагыйрә һәм моңлы җырлар, көйләр авторы Гөлназ апа Даутованы бик күптәннән-үзем мәктәптә укыган чакта төрле җыр бәйгеләрендә, фестивальләрдә чыгыш ясаган вакыттан ук беләм.

Ул һәрвакыт үзенең ачык һәм киң күңелле булуы белән аерылып торды. Бүгенге көндә дә йөзеннән елмаю китми. Хәзерге вакытта ул – йөзләгән җырлар авторы. Гөлназ Даутова иҗат иткән җырларны татар эстрадасының гына түгел, башкорт эстрадасының да танылган йолдызлары башкара.
– Гөлназ апа, үзегез белән якыннанрак таныштырсагыз иде.
– Тумышым белән Мамадыш районы Козгынчы авылыннан. 1980 елларда әти- әнием белән Түбән Кама районы Югары Чаллы авылына күчеп килдек. Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итәм.
–Кечкенә Гөлназ кем булырга хыялланган икән?
– Табиб булырга хыяллана идем. Балачакта «магазинлы» һәм «врачлы» уйнаганым әле дә исемдә…
– Җыр яза башларга сезне нәрсә этәрде?
– Дөресен генә әйткәндә, ни дә булса этәрде дип тә әйтә алмыйм, үзеннән-үзе килеп чыкты. Минем әтием — баянист. Үземдәге әлеге талантны әтием үргән тал бишек­ләрдә тирбәлеп үскәнгә барлыкка килгәндер диеп уйлыйм. 15-20 ел элек җыр яза башладым, ләкин аларны чыгармый идем. Берничә ел элек, бик күп популяр җырлар авторы, шагыйрь һәм композитр Хәмид Мәткәримов минем иҗат җимеш­ләремне дөньяга алып чыгарга тәкъдим итте. Берничә шигырьне укыганнан соң, ошатты һәм аларга көй язып карады. Аннары әкренләп үземнең җырларны чыгара башладым. Һәм менә бүгенге көнгәчә иҗат эше белән шөгыльләнәм.
– Иң беренче язган җырыгызны хәтерлисезме?
– «Җаным минем» җыры. Әлеге җырның сүзләрен иҗат иткән идем.
– Сезнең җырларны кемнәр башкара?
Габделфәт Сафин, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Айгөл Бариева, Эльмира Сөләйманова, Илдар Әхмәтов, Ләйсән Гыймаева, Илдар Хәкимов, Римма Никитина, Ландыш Нигъмәтҗанова, Сиринә Зәйнетдинова һәм башка җырчылар. Санап китсәң, алар бик күп. Шулай ук башкорт эстрадасының да күп кенә танылган җырчылары башкара.
– Гөлназ апа, сез композитор гына түгел, күп кенә шигырьләр авторы да. Күңелегезгә кайсы якынрак: шигырь язумы, әллә музыка иҗат итүме?
– Күңелемә икесе дә бер дәрәҗәдә якын. Көй иҗат итүне дә, шигырь язуны да – икесен дә яратып башкарам.
– Шигырь язар өчен илһамны кайдан аласыз?
– Аллаһы Тәгалә бирә. Көйләрне дә, сүзләрне дә Аллаһы Тәгалә пышылдый, ә мин язып кына барам. Барысы да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм аның ризалыгы белән туа. Талантны да, көчне дә бары Ул гына бирә. Әлбәттә, илһам төрле вакытта килә. Иртәнге өчтә йоклап яткан җиремнән дә, хәтта, юлда барганда да ниндидер көй яки шигырь юллары туа икән, онытылмасын өчен, туктап, язып алам яки көйне диктофонга яздырып куям.

Энҗе Ризванова.
«Идел»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X