Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлназ Асаева бизнес-леди

Гөлназ Асаева эстрадада яшьли танылу яулаган җырчы. Бүгенге көнне, белүемчә, үз концертлары белән йөрмәсә дә, җырлары да, клиплары да ишетелеп тора.

— Гөлназ, син хәзер бизнес-леди. Иҗатың икенче планга күчтеме әллә?
— Иҗатымны мин берничек тә икенче планга куя алмыйм. Мин кечкенә чактан ук сәхнәдә. Бу — минем тормышым. Хәтта теләсәм дә, җырлау минем өчен башка планга күчмәячәк. Мактана дип уйламасыннар, әмма Аллаһ Тәгаләдән бирелгән талантны, бик теләсәм дә, юкка чыгара алмыйм. Минемчә, сәләт, тавыш я була ул, я юк. Минем хәтта җырлаудан туктарга хакым да юктыр. Даими тыңлаучым бар. Алар миннән яңадан-яңа җырлар көтә.
– Популяр җырчы булып, концертлар куяр өчен вакыт кирәк. Шул ук вакытта челтәрле бизнес та вакыт таләп итә. Сиңа кайсысы мөһимрәк?
— Сәхнә тормышым 14 яшемдә башланды. Гастрольләрнең нинди булуын бик яхшы беләм. Билгеле булганча, бүгенге көнне, Аллаһка шөкер, мин кияүдә. Минемчә, тормышта булган килеш атналар, айлар дәвамында гастрольләрдә йөрү урынсыз. Ирем Вильданга якынрак булырга тиешмен дип уйлыйм. Челтәрле бизнеска килгәндә, аның белән гастрольдә булганда да шөгыльләнеп була. Әгәр челтәрле бизнеста эшлисең икән, башка җирдә эшләргә тиеш түгелсең дигән кагыйдә юк.
— Ирең дә җырчы. Бәлки, сезгә икәүләп гастрольләргә чыгып китәргәдер? Эстрадада парлы җырчылар бар бит.
— Без үзебезне дуэт баларак күзалламыйбыз. Әмма ир һәм хатын буларак без менә дигән «тандем».
— Челтәрле бизнеста эшләгән акчаны җырчы буларак эшли алыр идеңме?
— Юк, хәзер алган акчамны иҗатта эшли алмас идем. Әле өстәвенә пандемия чорында концертлар да булмады. Нәкъ менә шушы вакытта без челтәрле бизнеска килдек һәм әлеге өлкәдә эшли башладык. Әле бер дә үкенгән юк. Бәлки, җырчы буларак үземне тагы да үстерсәм, популярлыкның башкарак дәрәҗәсенә күтәрелсәм, эстрадада да бу күләмдәге акчаны эшли алыр идем дә. Әмма хәзер мин гастрольләр белән йөрмим.
— Вильдан бу хакта ни уйлый: ул сине киләчәктә җырчы буларак күрәме?
— Бәлки, күрәдер… Ә бәлки юктыр да. Беренче чиратта мин аның хатыны. Бу хакта сөйләшкәнебез юк. Аннан соң мин җырчы булудан туктамадым да бит әле.
— Ә үзен җырчы буларак күрәме?
— Әйе, күрә. Әмма аның юнәлеше башка төрлерәк булыр, мөгаен. Безнең татар-башкорт эстрадасына охшамаган стиль, бәлки. Ул икенче төрлерәк фикерли, уйлый. Ничек буласын белмим, ләкин ирем бу юнәлештә дә эшли. Бәлки, безнең эстрадада да үз урынын булдырыр.
— Ирең сиңа машина бүләк итте. Бу бүләкме, яисә уртак бюджетка алынган машинамы?
— Машина, әлбәттә, уртак бюджетка алынган. Безнең үзара акчаны бүлгән юк. Без бит гаилә, димәк, барысы да уртак.
— Ничек уйлыйсың, киләчәктә әни булгач, син сәхнәдән югалып торырсыңмы?
— Бер-ике айга югалырга мәҗбүр булырмын дип уйлыйм. Әмма еллап түгел. Аннан соң сабыйның үзеннән дә тора бит.
Алинә Айдарова.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев