Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлбакчагыз бигрәк матур

Редакциябезгә, «Чәчәкле ишегалды» бәйгесе булмыймы әллә быел, дип, борчылып шалтыратучылар күп булды.

Әлегә кадәр хакимияттән тәгаен карар килмәгәнгә, без дә аны игълан итә алмый тордык. Инде бу мәсьәлә уңай хәл ителде һәм аңа старт бирелде.

Аңлыйсыздыр, бу юлы ул гадиләштерелә һәм бер генә этапта узачак, чөнки беренче ике этап вакыты – июнь-июль айлары үтеп китте, дисәк тә була. Хәзер җәйнең аллы-гөлле чәчәккә күмелгән, иң матур чоры.
Хөрмәтле райондашлар, бүгеннән башлап конкурста катнашырга теләүчеләрдән фотолар кабул итә башлыйбыз. Бәйге «Чәчәкле ише галды» дип аталса да, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең, аңлавы гыз ча, монда капка төпләре күз алдында тотыла. Димәк, кемнәрнең өй аллары урам ягыннан матур, аллы-гөлле чәчәкләр узган-барган һәркемнең сокланулы күз карашын үзенә җәлеп итәрлек итеп үсә, алар фотоларын 89274138343 ватсап номерына юллый. Фотолар шушы атна ахырына, ягъни 31 июльгә кадәр кабул ителә һәм 1 августтан тавыш бирү башланачак. Кагыйдәләр түбәндәгечә:
1. Фотолар саны өчтән артмаска тиеш.
2. Бер фото биредә сез гә үрнәк буларак тәкъ дим ителгән форматта – бөтен капка төбегезне колачлаган булсын. Калган икесендә дә бер-бер чәчәк төшермәгез, аларда капка төбегезнең матурлыгы күренсен, ә аерым бер чәчәкнеке түгел.
3. Өч фотоны да бары тик биредә күрсәтелгән телефонга гына юлларга, социаль челтәрдәге төркемнәребезгә яки башка җиргә җибәргән фотоларыгыз каралмаячак, димәк конкурста катнашмый калачаксыз дигән сүз.
4. Исем-фамилиягезне, авылыгызны, урам исемен һәм йорт номерын күрсәтергә онытмагыз. Әгәр дә язмагансыз икән, шулай ук, төшеп каласыз.
5. Хәзерге заман мөм кин лекләре белән фотоларны бик тиз арада юлларга була, әлбәттә. Әгәр кем дә булса билгеләнгән атна эчендә дә бәйгедә катнашырга өлгермәгән икән, фотоларыгыз киләсе атнаның өч көнендә дә кабул ителәчәк. Әмма соңга калмавыгыз яхшырак, чөнки тавыш бирүгә инде старт бирелгән була һәм сез башкалардан калышуыгыз бар.
6. Соңгысы, әмма иң мөһиме: конкурска бары тик «Яшел Үзән» газетасына агымдагы елның II яртыеллыгына язылучылар гына катнаша ала.
Белгәнегезчә, дуслар, без авылларда еш булабыз һәм сокланырлык итеп бизәлгән, өй алларында матур-матур чәчәкләр үскән йортларны еш очратабыз. Җай чыкканда аларның хуҗаларына «Чәчәкле ишегалдында» катнашырга үзебез әйтәбез яки җирлек башлыклары аша әйттерәбез. Алай артык тыйнак булмагыз, үз кулларыгыз белән булдырган гүзәллекне башкаларга да күрсәтегез, бәйгедә катнашыгыз. Кем белә, бәлки төп бүләкне нәкъ менә сез отып куярсыз?! Ә әлеге конкурсның төп призы саллы!
Фотоларыгызны кө теп калабыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X