Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гимназиядә мөмкинлекләр арта

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, балаларыбызны физик күнегүләр белән тәрбияләү, иң мөһиме моның өчен мәктәптә уңайлы шартлар тудыру мөһим мәсьәләләрнең берсе. Күп очракта рәхәтләнеп физкультура дәресен алып бару өчен мәгариф учреждениеләрендә спорт залының җитмәве аяк чала.

Атнасына 4-5 дәрес физкультура кергәндә укучыларны ничек итеп бер залга сыйдырып бетерергә соң? Шуңа да еш кына берьюлы берничә сыйныф шөгыльләнергә мөмкин. Дөрес, бер дә уңайлы түгел. Шуңа да 3нче гимназия бу хәлдән ничек булса да чыгу җаен тапкан. Элек склад вазифасын үтәгән бүлмәне тулысы белән кече спорт залы итеп үзгәрткәннәр. Биредә тренажерлар да урнаш­тырылган. Бер класс физкультура дәресен үткәрә алырлык итеп эшләнгән.
– Бу идея белән дүрт ел элек янып йөри башлаган идем. Иганәчеләребез, социаль парт­нерыбыз – «Горький исемендәге завод» һәм әти-әниләр ярдәме белән хыялыбызны тормышка ашырдык. Зал зур булмаса да, бик кирәкле. Физкультура белән өстәмә шөгыльләнү өчен дә мөһим, – дип сөйли әлеге залны ачу тантанасында гимназия директоры Марина Ильина.
«Яшел Үзәннең Горький исемендәге» завод җитәкчесе урынбасары Фердинанд Хөснетдинов генераль директор Ренат Мистахов исеменнән котлау сүзләрен җиткереп, спорт сөючеләргә туплар бүләк итте. Һәм укучыларны заводка эшкә чакырды.
3нче гимназия спортны үзенең яшәү рәвеше итеп сайлаган, күп кенә дәрәҗәле ярышларда урыннар яулаган укучылары белән чын-чынлап горурлана ала. Бу көнне гимназиянең йөзе булган егет-кызларның барысы да бәйрәмгә җыелды. Алар арасында кемнәр генә юк. Волейбол буенча район, республика турнирларында беренчелекне алган гимназия командасы, җиңел атлетика буенча төрле ярышларда, эстафеталарда җиңүче Камилә Хәялиева, спорт гимнастикасы призеры Матвей Тарасов, чирәмдә хоккей уйнау буенча спорт остасы кандидаты, биш тапкыр Россия, алты тапкыр Татарстан чемпионы Нияз Сиразов, фигуралы шуу буенча 1нче спорт дәрәҗәсенә лаек, күп тапкырлар республика һәм Россия күләмендәге ярышлар призеры Миләүшә Җамалиева һәм башка бик күп спортчыларга, көрәшчеләргә, шахмат, каратэ белән шөгыльләнүчеләргә тагын бер кат рәхмәт сүзләре җиткерелде. Гимназия директоры исеменнән аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әйе, бу егет-кызлар укуда да, спортта да өлгер. Моннан тыш башка түгәрәкләргә йөрергә дә вакыт табалар.  Иң мөһиме теләк булсын.
Ә гимназия җитәкчелегенең төпле белем алу өчен уңайлы шартлар тудыру буенча уй-планнары әле бихисап.  Гимназиядә тагын нинди үзгәрешләр көтелә, монысы әлегә сер булып калсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гимназия