Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Үги бала үстергәнче, үксез бозау кара!" - дигәннәре дөрес түгел

Америкалы Ингеборг Макинтош 27 ел элек бер малайны уллыкка ала, һәм егет озак еллар үткәч, моның өчен рәхмәтен җиткерә, Ничек дисезме? Түбәндә укып белерсез.

Джордан исемле егет кечкенә чакта приютка эләгә. 4 елга якын хатын аны уллыкка алу буенча йөри. Шул дәвер эчендә кая гына бармый, кемнәрнең генә ишекләрен шакымый.
Әмма үзенекенә ирешә. Үги улы белән дус-тату булып озак яши алар.
20 елдан соң хатын-кызның бөерендә поликистоз авыруын ачыклыйлар, бөерне күчереп утырту кирәклеге барлыкка килә. Улы үги әнисенә әйтмичә генә, донор булырга карар итә.
Джордан үзен кайчандыр уллыкка алган һәм тәрбияләгән әнисенә ни дәрәҗәдә рәхмәтле булуына сүз таба алмый. Аның өчен ни эшләсәм дә, аз булыр сыман, ди ул.
Ингеборг операция алдыннан гына улының донор булганлыгын белеп ала, һәм аны моннан баш тартырга үгетли. Моңа Джордан: «Юк, әни, мин моны синең өчен эшләргә телим», - дип җавап биргән.
Хәзер операция уңышлы узган. Хатын үги улына чиксез рәхмәтле.
Чыннан да, үзең тапкан ул-кызларның күбесе мондый адымга бармас шул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев