Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Гепард»ны ошатканнар

Вьетнам «А.М.Горький исемендәге завод»та җитештерелә торган «Гепард» фрегатының өстәмә партиясен сатып алырга җыена, дип яза kazanfirst.ru мәгълүмат сайты.

Россия Вьетнамга 2011 елда шундый ике фрегат саткан иде инде. Вьетнам Хәрби-Диңгез флоты өчен тагын ике «Гепард» заводта төзелеп ята, кораллар куясы гына калган.
- Без төзегән кораблар - Вьетнам флотының флагманнары. Бүгенге көндә вьетнамлылар безгә тагын шундый кораблар төзергә заказ бирергә тора, -ди заводның генераль директоры Ренат Мистахов.
Беренче партия корабларны заказчыга тапшыргач, икенче партия турында да сөйләргә булачак, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев