Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газны вакытлыча сүндерү кемнәргә кагылачак?

“Зеленодольскгаз” идарәсе хәбәр иткәнчә, 6 августта 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр газүткәргечтә ремонт эшләре сәбәпле, Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында Пушкин урамындагы торак йортларда 15 абонентка газ бирү вакытлыча туктатылачак.

Бу көнне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, шулай у,к Яшел Үзән шәһәрендә Гафиатуллин урамындагы торак йортларда 39 абонентка вакытлыча газ бирү туктатыла.

Газ клапаннарын ябарга һәм куркынычсызлык техникасын үтәргә киңәш ителә. Газ приборларын кабат эшләтеп җибәргәндә, бинаны җилләтергә, морҗаның тарту көчен тикшерергә, эксплуатацияләү газ хезмәте хезмәткәрләренә өегезгә керүне тәэмин итәргә кирәк.

Газ исе сизсәгез, кичекмәстән газ приборларын куллануны туктатырга, краннарны ябыгыз, бүлмәләрне җилләтү өчен тәрәзәләр яки форточкалар ачыгыз, авария газ хезмәтен түбәндәге телефоннар буенча чакыртыгыз: 04; 104; 112. Ут кабызмаска, электр энергиясен һәм электр приборларын кабызмаска һәм сүндермәскә, электр звоноктан файдаланмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев