Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газга бәя артамы?

1 августтан башлап Татарстанда яшәүчеләргә сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясе 5,89 сум / куб.м тәшкил итәчәк (НДС белән).

Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышында хәбәр ителгән.
Ведомство сайтында хәбәр ителгәнчә, бәя Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте (ФАС) тарафыннан «Газпром” ҖАҖ һәм аның аффилирлы затлары тарафыннан табыла торган газга күмәртәләп сату бәяләрен раслау турында“ 10.07.2020 ел, № 10 боерыгы нигезендә үзгәрәчәк. Үсеш 3% тан артмаячак.
Хәзерге вакытта халыкка сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясе 5,72 сум / куб.метр тәшкил итә. Искәртеп узабыз, халыкка сату өчен сыекландырылган газ бәясе (газ китерү буенча транспорт чыгымнарын исәпкә алмыйча) 1 июльдән 3 процентка — 1 сум / кг өчен 29,49 сумнан 30,37 сумга кадәр арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев