Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Газетага языл да, телевизор от!” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте “Газетага языл да, телевизор от!” акциясен игълан иткән иде. Анда катнашу өчен “ТАТМЕДИА” басмаларына өчтән дә ким булмаган квитанция күчермәсен җибәрергә кирәк иде. Шушы көннәрдә “Газетага языл да, телевизор от!” бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Традициягә тугры калып, кыйммәтле призлар - телевизор һәм санлы фотоаппаратлар уйнатылды. Моннан кала абунәчеләр сарык йоныннан ясалган җиңел юрганнар да отты.
Җиңүчеләр арасында яшел үзәнлеләрнең дә булуы сөенечле. Кызыксындыру бүләгенә Күгәйдән Фарсат Әхмәдуллин лаек булды. Сарык йоныннан ясалган җиңел юрганнарны да отучылар бар. Татар Танаеннан Сания Мостафинага, Олы Ачасырдан Гөлназ Шиһабетдиновага һәм Габбас Сираҗиевка әлеге бүләк тапшырылачак. Шатландыруыбыз моның белән генә төгәлләнми әле. Санлы фотоаппаратны иң актив абунәчебез Сания Тимершина отты. Нәкъ шундый ук бүләккә лаек булучылар арасында Казанда яшәүче, штаттан тыш хәбәрчебез, сез яратып чишә торган сканвордлар авторы, җәмгысе 5 мең сумнан артык газета-журналга язылучы Нияз Миңгалиев та бар. Ура!!! Котлыйбыз!
Яшел үзәнлеләрне бу юлысы, чынлап та, бәхет басты. Төп приз телевизор шулай ук якташыбыз Рамиль Тимергалиевка чыкты. Менә шулай матбугатка язылып кына калмыйча, кыйммәтле призлар оту мөмкинлеге дә бар. Бу акциядә катнашкан барлык якташларыбызны котлыйбыз.

Фото: Султан Исхаков

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/24/170273/

Фото: Султан Исхаков

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/24/170273/

Фото: Султан Исхаков

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/24/170273/

Фото: Султан Исхаков

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/24/170273/

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телевизор за подписку газета и журналы газета Яшел Узэн призы