Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газетабыз өметләрне аклый

Әйе, «Яшел Үзән» газетасы нәшер ителә башлауга да чирек гасыр узды. Шул вакыт эчендә Яшел Үзән районының татар телендә чыга торган газетасы шактый катлаулы юл үтте.

«Яшел Үзән»нең чишмә башы 90нчы еллардагы татар халкының рухи күтәрелеш чорына туры килде. Ул вакыттагы район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова һәр мәктәпкә барып, татар укытучылары белән яңа татар матбугатына нигез салу турында сөйләште (ул шундый авыр эшне үз җилкәсенә салды. Әлфия апаны хәзерге заман татар халкының Сөембикәсе, дип әйтсәң дә ялгыш булмас). Аның башлангычын районда яшәүче милләттәшләребез күтәреп алды. Без дә, укытучы буларак, укучыларның ата-аналары белән сөйләштек, аларны мәктәпкә чакырып, әдәби-музыкаль чаралар үткәрдек, хәтта өйләренә дә барып, татар матбугатына яздырып йөрдек. Шулай итеп, бу эштә боз урыныннан кузгалып китте...

Андый эшне башлап җибәргәндә барысы да шома гына бармады, һәртөрле авырлыклар да булгалады. Җәмәгатьчелекнең мөрәҗәгатен район җитәкчеләре дә бөтенләй кире какмады...

Беренче елда тираж саны шактый аз булса да, алдагы елларда авырлык белән арта башлады. Редакциянең эш коллективы формалашты, бик кирәк булган тәҗрибәне туплый башладылар. Газета битләре район яңалыклары белән генә чикләнмәде, республикабыздагы һәм чит илләрдәге төрле үзгәрешләрне яктыртты, халыкны кызыксындырган мәкаләләр уңышлы гына урын алды. Газета укучылар белән эшләү, аларны төрле бәйгеләргә җәлеп итү эше дә киң җәелдерелде. Укыту, тәрбия, хезмәт батырлары, авыл уңганнары турындагы мәкаләләрне газета битләрендә еш күрер гә була. Редакция хезмәткәрләренең эш коллективларына барып, әңгәмә корып, вәзгыятьне аңлатып, анда эшләүчеләрне «Яшел Үзән»гә яздырып кайтулар да еш булды.

Киләсе елыбыз да Тел, әдәбият һәм милләтара күркәм мөнәсәбәтләр елы булганга күрә, «Яшел Үзән»леләргә җиң сызганып, тагын да тырышыбрак эшләргә туры киләчәк. Алда торган олы бурычларны газета коллективы уңышлы гына башкарып чыгар, дигән өметтә калам.

«Яшел Үзән»леләрне чирек гасыр лык юбилейлары белән чын күңелдән котлыйм, саулык-сәламәтлек белән иҗади эшләрегездә зур уңышларга ирешүләрен теләп калам.
«Яшел Үзән» газетасының даими укучысы, хезмәт ветераны, лаеклы ялдагы мөгаллим

Нияз Бишбалта
(Нияз Мингалиев)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нияз, исәнмесез! Әлфия Хәбировна ул вакытта авылда мәктәптә эшли иде түгелме?