Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газета укучыларыбыздан шигъри тәлгәшләр

***

Азан тавышы
Көннең, биш вакытын төгәл әйтеп,
Азан тавышы яңгырый авылда.
Күпме тыюларны шулай үтеп,
Узган саен еллар, көчәя ул тагын да.

Өлкән буын ризалыгын алып,
Яшьләр әйтә бүген бездә азанны.
Вакыт юк дип, төрле сәбәп табып,
Бер дә юкка, битәрләмик заманны.

Заманалар шундый әйбәт хәзер,
Тик үзебез генә әллә нишләдек!
Кылган явызлыкны аклар өчен,
Җитмеш төрле сәбәп эзләдек.

Кунак булып килгән якты бу дөньяга
Китмәс өчен булмас сәбәпләр.
Соңгы юлга ни салабыз чемоданга?
Бирелгән бит санап сәгатьләр.

 

Гадилектән таптым бәхетне
Җир кешесе шундый гади инде,
Күккә карап йолдыз чүпләми.
Мин-минлекне читкә атып бәргән,
Гадилекне биргән жәлләми.

Ихласлыгы белән бәхетле дә,
Таң атканны күрү куаныч.
Авырлыклар килсә тормышында,
Хезмәттән ул таба куаныч.

Чынга ашмас түгел хыялы да,
Җиде тапкыр уйлап үлчәнгән.
Тәнгә якын гади күлмәге дә,
Үз тиңен дә җирдән күзләгән.

Бар да чынлап, чын күңелдән,
Кеше бәхетенә сөенү.
Якын алып, ихлас йөрәгенә,
Бәхетсезләр өчен көенү.

Җир кешесе шундый гади инде
Заман өчен бәлки гаептер?
Ничек булса, шулай булсын инде,
Гади кеше булу бәхеттер.
Фирдәүсә Хәлитова.
Бакырчы 

Ярты авыл – безнең нәсел токым
(Газиз әбиемә багышлыйм)
Ярты авыл – безнең нәсел-токым,
Әби-бабай, туган-тумача.
Яшәгәннәр күбесе бер урамда,
Ә кайсысы бары юл аша.

Бары – бергә, югы – уртак булган,
Арба-чана, савыт-сабасы.
Төп нигездә әбиемә булган, 
Озатасы, каршы аласы.
 
Самавырын әби суытмаган, 
Зур казанда пешкән гел ашы.
Ничә йорттан оныклары килгән,
Җылы булгангадыр карашы.

Тарсынмады әби. Күрше-күлән
Кереп-чыгып йөрде йомышка.
Юмарт иде. «Сәдака», – дип кенә,
Чәй-шикәрен бирде гел бушка.

Якты чыраен һич каралтмады
Кергән-чыккан, кайткан-киткәнгә.
Ипи-тозы, сөт-катыгы булды,
Үз иткәнгә, якын иткәнгә.

Коймак-кабартма ул – бәйрәм сые,
Бодай оны тыгыз булганга.
Мич тутырып салган ипидән дә,
Өлеш чыга иде туганга.

...Әбиемнең тормыш сабаклары
Әнкәйләргә сеңде. Бетмәде.
Ни кызганыч, әнкәйләрдән безгә
Тулысынча килеп җитмәде.

Торган йортлар иркен булмаса да,
Иркен иде ул чак күңелләр.
Хәзер барсы җитеш. Өйләр клуб хәтле.
Юк, без инде андый түгелләр.

Күрше-күлән керү сирәгәйде,
Эшкә баткан туган-тумача.
Сагынып күрешүләр бөтенләй юк,
Туй, юбилей, үлем булмаса.

Ярты авыл иде нәсел-токым,
Барлы-юклы иде тормышлар.
Бары – бергә, югы – уртак иде,
Сагындыра кайчак шул чаклар.

...Нәселемнең шәҗәрәсен барлыйм.
Әби ягын, бабай якларын.
Оныкларга күчерәсе иде
Туганлыкның олы хакларын.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Хыял гына
Гүя кайттым тагын унсигезгә,
Гашыйк булдым сиңа бер күрүдә.
Урын алдың минем күңелемдә,
Еш керәсең хәзер төшләремә.

Әйтәм инде тиле күңелемә,
Гөнаһ,  диеп, аны ярату!
Мөмкинме соң гашыйк булган җанга,
Сөймә аны, диеп аңлату.

Мавыгудыр, бәлки, бу ярату,
Үз-үземне алдап йөрүдер.
Бүген әле яшем унсигездә,
Язга кайткан мәле күңелемнең.

Соңдыр инде кабат яратулар,
Яшерен сөю, яшерен ярату.
Гаеп булмас, бары хыялымнан,
Сөям диеп, хисләр аңлату.

Теләк
Хисләремне тыеп булмый әле,
Тыгып булмый әле тәртәгә.
Сөям, диеп әйтеп калыйк бүген,
Соң булуы бар бит иртәгә.
Хәтер калдырулар кирәк түгел,
Үкенербез аннан иртәгә.
Гафу сорыйк якын кешеләрдән,
Гомер көзләренә җитсәк тә.
Кылган гамәлебез изге булсын,
Чын йөрәктән кылыйк якшылык.
Күңелебездә михербанлык тусын,
Һәр кешегә телим сабырлык.

Сине сагынып
Үткәннәрдә калды синең тавыш,
Күз карашың ерак офыкта.
Күрешә алмый инде безнең йөрәк,
Кул сузымы ара булып та.
Үткәннәрне сагынып яши йөрәк,
Авыр чаклар бик күп булса да.
Кичердем мин булган ялгышларны,
Күңелләрдә яра калса да.
Ике йөрәк бергә типкән чаклар,
Үтте инде, калды сагышым.
Балаларда синең чалымнарың, 
Синең караш, синең тавышың.

Рушания Мингалиева.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев