Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газ тарату станциясендәге янгын сүндерелде

Казанда янгынны шартлаудан соң унҗиде сәгатьләп вакыт узгач сүндерә алдылар.

Казандагы газ тарату станциясендә чыккан янгынны сүндерделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр утны 16:08 сәгатьтә, шартлаудан соң унҗиде сәгатьләр вакыт узгач сүндерә алдылар.
Алдарак «Татар-информ» кичә төнлә Казанда газ тарату станциясендә газ тутырылган цистерна шартлавын язган иде.

Бер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Икесе дә Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә бернинди дә куркыныч янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев