Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газ белгечләре – табиблар кебек

Көнкүрештә газ куллануга шул кадәр ияләндек, аның уңайлыгы никадәр булса, тормышыбызга куркыныч тудыруы да шул кадәр икәнен берәр фаҗига-мазар килеп чыккач кына исебезгә төшерәбез.

Торак йортларда газ шартлау фаҗигале очраклардан соң, Яшел Үзәндә генә түгел, ил буйлап кабат газ плитәләрен һәм колонкаларны планлы тикшерү башланды. Барлык газ кертелгән фатирлар һәм йортлардагы җиһазлар үз вакытында күзәтү узарга тиеш – бу законда билгеләнгән.

Еллар узу белән алар да тузарга мөмкин: каяндыр газ чыга башлый, бигрәк тә краннар урнашкан һәм плитә тоташкан урыннарда. Хәзерге вакытта тимер шлангларны сары төсле, яхшы изоляция ләнгәннәренә алыштыру тәкъдим ителә. Чөнки тимерләре тизрәк сафтан чыга. Планлаштырылган тикшерүләрнең тагын бер максаты – халыкка газ приборларыннан файдалану кагыйдәләрен аңлату. Мастерлар газ чыккан вакытта нишләргә, плитәне ничек дөрес алыштырырга, төзексезлекләр булганда кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйли.

– Тикшерүләр график буенча уздырыла. Фатир хуҗаларына алдан хәбәр ителә. Бу, гадәттә, эш көннәрендә башкарыла. Әлбәттә, барлык кешеләрнең дә, шулай ук, эштә булулары аңлашыла, кемдер бармыйча да кала алмый. Шундый очраклар өчен кичке якта да вакытны билгеләп карадык, әмма бу да кайбер уңайсызлыклар китереп чыгарды. Эштән кайткач, бөтен кеше плитәләрдән куллана, ашарга пешерә һәм тикшерү өчен аның суынганын көтәргә туры килә. Шуңа, шимбә дә эш графигы булдырырга туры килде. Мондый көннәрдә эләгә алмаган фатирларга ял көне киләбез. Гомумән, тикшерелмәгән фатирлар ел ахырына калмаска тиеш. Чөнки берсе генә техник карау узмаса да, подъездда яшәүче калганнар өчен куркыныч саклана дигән сүз, – дип сөйли «Зеленодольскгаз» оешмасының өй эчендәге газ җиһазлары хезмәте җитәкчесе Илфар Шәрипов. – Бу күп вакытны да алмый, югыйсә. Әгәр дә җиһазлар белән бар да тәртиптә икән, 20 минутлап үтә. Ә кайбер очракларда, фатирга киләсең, анда әби яки бабай, сөйли башлыйлар, син аларга аңлатасың, сөйләшәсең, тыңлыйсың. Ничек тиз генә ташлап чыгып китәсең инде. Вакыт та күбрәк уза.

Газ хезмәткәрләре еш кына плитә өстендәге һава суыргычның дөрес эшләмәвен ачыклый икән. Аны урнаш тыр ганда зонд вентиляция белән кушыла һәм аны каплый. Шуның аркасында һава алмашы булмый, газ, чыккан очракта, бүлмәдә туплана һәм кечкенә генә очкыннан да кабынып китәргә мөмкин. Тагын бер кагыйдә бозу – ул да булса газ торбаларының шкафлар артында яшеренеп калуы. Барлык газ җиһазларын тикшерү уңайлы булырга тиеш. Тагын бер проблема – иске плитәләр. Гадәттә аларны куллану срогы 10-12 ел.

Планлы тикшерүләрдән тыш, кайсы очракларда газ хезмәткәрләрен чакыртыр га кирәклеге турында аңлатты өй эчендәге газ җиһазлары хезмәте мастеры Юрий Зюзин:

– Безгә 04 номеры буенча шалтыратырга кирәклеген балалар бакчасында ук өйрәтәләр. Бик еш, газ исе сизелә, дип чакырталар. Андый шалтыратулар ялган да булгалый, җәй көне бигрәк тә, ачык тәрәзәдән урамнан төрле исләр керә. Эш шунда, газ ул үзе иссез һәм төссез. Аңа начар ис (бозылган йомырка исе) бирү өчен махсус матдәләр өстиләр, бу газ чыгуны тиз арада сизү өчен эшләнә. Әгәр дә фатир һәм өйләрегездә газ исе килә кебек тоелса, шалтыратыгыз. Куркуыгыз ялган булып чыкса да, фаҗигане кисәтү күпкә яхшырак. Ә 04не җыяр алдыннан, газ бирә торган кранны ябыгыз. Электр приборларын кулланмагыз, тартмагыз, утны яндырмагыз. Бүлмәне җилләндерегез – форточкаларны, ишекләрне ачыгыз. Башка бүлмәгә яки баскыч мәйданчыгына чыгыгыз һәм безгә шалтыратыгыз.

Башка төрле төзексезлекләр булганда да газ белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәсәлән, конфоркада сары ялкын булса. Башта тәрәзәне ачып, кухнягызны җилләтеп карагыз һәм кабат плитәгезне кабызыгыз. Сары ялкын телләре юкка чыкмаса, ялкын төтенләсә, савытларыгыз корымланса, гомумән, нормадан тайпылыш бар икән – шалтыратыгыз.

Газ җиһазларын техник тикшерүне сәбәп итеп, газ хезмәте күрсәтүчеләр булып йөрүче мошенникларны фатирыгызга кертә күрмәгез. «Зеленодольскгаз» белгечләре түләүле хезмәт тәкъдим итми! Алар махсус (сорылы-зәңгәрле) киемнән һәм чын хезмәткәрләр булуын дәлилләүче документлары бар. Шулай да, алдарлардан куркып, чын газ белгечләрен кертми кала күрмәгез!

– Минем уйлавымча, мондый тикшерүләр һичшиксез узарга тиеш, чөнки тормышта төрле мизгелләр була. Мин сәламәтлекләре мөмкинлекләре чикле, төрле кешеләрне беләм. Өйдә безнең хәзер бик күп техника, газ җиһазлары һәм аларның төзек булуы тормышыбызны бик җиңеләйтә, – ди, газ хезмәткәрләре белән журналистларны да фатирына кертергә батырчылык иткән Луиза ханым Левачкова. – Һәм бу белгечләрне мин докторларга тиңләр идем. Табиблар кебек үк, алар да бөтен нәрсәнең дөрес эшләвен тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев