Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гайнуллиннар гаиләсе барчабызга да үрнәк!

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер-береңне хөрмәтләп, бер- береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы.

Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә.

Менә шундый күркәм сыйфатларга бай, авылыбызның Аръяк урамында яшәүче үрнәк гаилә турында бүгенге язмам.
1972 елда Күгәйгә Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлап, күрше Мулла Иле кызы Илсияр Камаловна кайта, һәм бер елдан сон, авылыбызның яшь электромонтеры, шул ук вакытта киномеханигы булып эшләүче Вәрис абый Гайнуллин белән матур тормыш корып җибәрәләр. 1973 елның гыйнварында гөрләтеп туй уздырган гаилә бүгенге көнгә кадәр, бөтен кеше сокланырлык, тирә-юнь авылларга үрнәк булырлык итеп яши. Бер-бер артлы беренче уллары Рәмис, аннан кызлары Фәния, Әлфия һәм ике уллары Нияз белән Булат туа.

Дәү әтиләре Газиз абый белән дәү әниләре Фәрхенур апа гажәеп сабыр, киң күңелле, авылыбызда олы ихтирамга лаек кешеләр иде, урыннары оҗмах түрләрендә булсын, амин. Балаларыңның тәртипле, тәүфыйклы, олыларны хөрмәт итүе, менә шушы әби-бабайдан мирас булып киләдер дип уйлыйм.

Ата-анага хөрмәт, балачактан дөрес тәрбия, гаилә башлыгы Вәрис абыйның эчми, тарт мый, гаиләсе өчен җанын ярып бирердәй шәхес булуыннандыр, дип уйлыйм. 34 ел буе бер урында (ул эшләгән дәвердә 20 клуб мөдире алышына) эшләү, аның җаваплы, намуслы кеше икәнен дә күрсәтә. Гаиләнең иң четерекле ягы: биш баланы тәрбияләп, әле өй эчендәге вак- төяк хатын- кыз эшләрен дә санасаң, Илсияр ханымның искиткеч тырыш, уңган хуҗабикә, бөтенесенә дә өлгерүче килен, биш балага менә дигән әни, ире тарафыннан бердәнбер, яраткан хатын икәненә дәлил. Шуның өстәвенә, 40 ел Күгәй ФАПы мөдире, авылыбызның карап торган табибы иде. Тәүлекнең кайсы вакытында чакырсаң да, минем эш сәгате беткән дими, үзенең бөтен эшләрен икенче планга куеп, тиз генә ярдәмгә килүче кеше ул – Илсияр Камаловна!

Шәхсән үземнең дә күп тапкыр мөрәжәгать иткәнем булды. Дару, уколлар белән генә түгел, үзенең сабыр, төпле киңәшләре белән терелтүче, зур хәреф белән, ТАБИБ дияр идем. Илсияр апа! Синең изгелекләреңне гомер азагына кадәр онытасым юк, Аллаһымның рәхмәтләре яусын сиңа!

Хәзерге көндә Вәрис абый да, Илсияр апа да лаеклы ялда, икесенә дә хөкүмәтебез тарафыннан Россиянең хезмәт ветераны дигән мактаулы исем бирелгән. Мин 47 ел эчендә бу гаилә турында, бер генә дә начар сүз ишеткәнем булмады. Аларның балалары, инде хәзер оныклары да күпләргә үрнәк булырлык. Олы уллары Рәмис, өченче уллары Нияз, кызлары Әлфия гаиләләре белән Яшел Үзәндә, Фәния, төпчек уллары Булат гаиләсе белән Казанда яши. Оныклары Даутның ничә еллар Сабантуй батыры булуы, авылыбыз очен горурлык, туганнары өчен икеләтә шатлык! Һәркайсының үз гаиләсе, һәммәсе дә дус тату, күңелле итеп эшлиләр дә, ял да итә беләләр!

Язмам ахырында Вәрис абый белән Илсияр апага чын күңелдән исәнлек, бәхетле, тигез тормыш, балалар, оныклар игелеге күреп, кадерлеләрдән кадерле булып, якыннарын сөендереп, озак яшәүләрен телим.

Зөлфия Хәйруллина. Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев