Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гарьлек. Капка төбемдә штраф «чәпәп» киттеләр

– Капка төбемдә кабызылмаган да килеш торган үземнең машинамда алкогольле эчемлек кулланган өчен штраф «чәпәп» киттеләр. Беркая да барырга җыенмаган идем, әмма үземнең гаепсезлегемне исбатлый алмадым. Нишләргә?  

– Алкогольле эчемлекләрне түбәндәге урыннарда, шул исәптән туктап торган автомобильдә дә, эчү тыела (22.11.1995 елдан гамәлдә булган №171-ФЗ законның 16нчы маддәсе, 7нче пункты):
 ишегалларында, капка төпләрендә;
 балалар мәйданчыкларында;
 шәһәр урманнары, скверлары, парклары, шәһәр бакчалары, буа һәм күлләр, су саклагычлар, пляжлар биләгән, ял, туризм, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән территория чикләрендә; 
 күпләп һәм берәмләп сату базарларында;
 автозаправка станцияләрендә;
 хәрби объектларда; 
 РФ дәүләт хакимияте органнары билгеләгән югары дәрәҗәдәге куркыныч чыганаклары булып саналган субъектлар урнашкан урыннарда;
 публика чаралары (җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, пикетлар) уздырыла торган вакытта халык күп җыелган урыннарда һәм шуның тирәсендә.
Атап үтелгән әлеге урыннарда алкогольле эчемлекләрне кулланган (эчкән) өчен 500-1500 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган (РФ КоАП 20.20 маддәсенең 1нче өлеше). 
Башка урыннарда һәм башка шартларда туктатылган автомобильдә спиртлы эчемлекләр куллануны гамәлдәге закончалык тыймый.

Гөлнара Вәлиева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев