Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаризалар октябрьгә кадәр кабул ителә

Түләүне күп функцияле үзәк аша да билгеләтеп була.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге 3 яшькә кадәрге балалары булган һәм ана капиталына хокукы булган гаиләләргә 5000 сум күләмендә акча түләү өчен гаризаны күп функцияле үзәккә (МФЦ) тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме өч яшькә кадәрге балалары һәм ана капиталына хокукы булган гаиләләргә федераль бюджеттан бирелә. Әлеге түләү ана капиталы күләмен киметми һәм социаль ярдәмнең башка чараларына хокукын билгеләгәндә гаилә керемнәрендә исәпкә алынмый.

“Шулай ук, акча алу өчен гаризаны es.pfrf.ru яисә gosuslugi.ru Порталындагы шәхси кабинет аша агымдагы елның октябренә кадәр бирергә була”,- дип аңлата Татарстан Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Мөһим! Үз-үзеңне изоляцияләү чорында дәүләт учреждениеләрендә гражданнарны кабул итү чикләнгән һәм алдан язылу буенча башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев