Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гамалеи үзәге Covid-19дан поливалент вакцина сынавын башлый

Коронавирустан поливалент вакцинаның клиник сынаулары киләсе атнага билгеләнгән, дип сөйләде үзәкнең директоры Александр Гинцбург. Препарат вирусның берьюлы берничә варианты нигезендә булдырылган.

"Клиник сынаулар киләсе атнада башланачак, мөгаен. Составында өч төрле штамм - классик, омикрон һәм дельта булачак", - дип белдерде ул.

Элегрәк үзәк директоры урынбасары Денис Логунов аңлатканча, ухань яки классик вариант, шулай ук «дельта» прививка ясалган кешене Covid-19ның яңа штаммнарыннан саклаячак, ә «омикрон» нигезендәге бер өлеш «омикрон»нан мутлаган коронавирус вариантлары зарарланудан саклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев