Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Галявиев бүгенге иртән мәктәптә ике тапкыр булган

Ул беренче тапкыр дәресләр расписаниесен карарга килгән, ләкин вахтер аңардан китүен таләп иткән, чөнки ул укучы яки мәктәп хезмәткәре түгел.

Галявиев, өенә кайтып, кулына корал тотып килә. Мәктәпкә керер алдыннан Илназ Галәвиев мәктәп янында 16 яшьлек кызны күрә һәм аңа ата, ләкин эләкми.

Атучының әтисе белдергәнчә, аның улы Илназ 2021 ел башыннан алардан китәргә һәм үзе генә яшәргә теләве турында сөйли башлаган. Аның белән мөнәсәбәтләр конфликтлы була. Ул аерым яши башлагач, әти-әнисе белән аралашмый.

Абыйсы белән сөйләшкәндә Илназ Галәвиев үз мәктәбенә тискәре карашын, аңа анда начар мөнәсәбәттә булуларын, моның белән бәйле рәвештә, кайчагында анда барып, бөтен кешене ату теләге тууы турында әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев