Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Галимова: Татарстан даруханәләрендә ажиотаж басыла

Дару препаратлары белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР Президенты шәхсән үзе контрольдә тота.

Татарстан даруханәләрендә ажиотаж басыла. Бу хакта атна саен ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Ситуация хәзер, чыннан да, азмы-күпме тотрыклана. Шуңа да карамастан, кайбер урыннарда препаратларга ихтыяҗ бар, - дип билгеләп үтте Галимова.

Аның сүзләренә караганда, медицина учреждениеләрен һәм даруханә челтәрләрен дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә тора.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб күптән түгел узган утырышта республиканың барлык районнарын конкрет препаратларны рецепт буенча бирергә өндәде.

Моннан тыш, Галимова татарстанлыларга үз-үзеңне дәвалау, дарулар сатып алу һәм аларны профилактик максатларда куллану кирәкмәвен искәртте. Медицина учреждениеләрендә коронавирусны дәвалау өчен дару препаратлары бар, дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев