Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Галимнәр смартфоннарда һәм кәгазь акчаларда коронавирусның саклану вакытын атады

Коронавирус кәгазь акчаларда, металл тоткычларда һәм смартфоннар экранында бер айга якын сакланып калырга мөмкин.

Австралиянең авыруларга каршы көрәшкә әзерлек үзәге белгечләре бүлмә температурасында COVID-19ның шома өслектә 28 көн дәвамында яшәвен билгеләде.

Virology Journal журналында бастырылган тикшеренү нигезендә, пыяла (шул исәптән кәрәзле телефоннар экраннары), кәгазь һәм полимер банкнотлар, тутыкмый торган корыч әйберләр аеруча куркыныч тудыра. Җылылык 20 градус булганда, коронавирус аларда - бер айга якын, 30 градуста өч атнага кадәр сакланып калырга мөмкин. Шул ук вакытта, тукыма өслекләр бу җәһәттән артык куркыныч түгел.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, смартфоннар экраннары зур куркыныч тудыра, чөнки, куллардан аермалы буларак, кешеләр аларны даими дезинфекцияләп тормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев