Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Галимнәр коронавирусның ни дәрәҗәдә үлемгә китерүенә бәя бирә

Яңа коронавирустан, уртача алганда, бер мең авыручының 5-10сы үлә, ягъни 0,5−1%. Бу хакта The Wall Street Journal яза.

Америка басмасы тикшеренү нәтиҗәләренә таяна.
Галимнәр барлык коронавирус йоктыручылар санының 0,3%тан алып 1,5%ка кадәресен генә үлемгә китерергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән.

Әгәр бу саннар исәпкә алынса, яңа коронавирустан, сезонлы гриппка караганда, үлүчеләр күбрәк, әмма Эбола вирусы һәм соңгы елларда барлыкка килгән башка йогышлы авырулар белән чагыштырганда, кимрәк, дип билгеләп үтә WSJ. Шул ук вакытта, нәкъ менә корбаннар санын чагыштырсаң, коронавирустан кешеләр күбрәк үлә. Бу, шул исәптән, башка үлемгә китергән инфекцияләргә караганда, яңа авыруның нык йогышлы булуы белән аңлатыла.

"Үлем-китем һәм йогышлылык дәрәҗәсен берләштерү вирусны шундый куркыныч авыру итә", - ди белгечләр.

WSJ күрсәткәнчә, үлем дәрәҗәсен, тест тапшырмаган һәм симптомнары булмаган коронавируслы кешеләрнең шактый булуы аркасында, исәпләү авыр булган. Газета шулай ук билгеләп үткәнчә, коронавирус белән бәйле очракта күп кенә табиблар үлем очракларыннан гына түгел, аның кайбер пациентларны озак вакытлы авыр өзлегүләргә китерүеннән дә курка.

«Кешеләрнең күбесе, әгәр авыру йоктырсаң, син йә үләсең, йә синең белән бернәрсә дә булмый, дип уйлый. Бу алай түгел. Әлеге авырудан соң, исән калган очракта да, сәламәтлектә ул нык чагылыш таба һәм аның тулы бер исемлеге дә бар», - дип ассызыклый Америка белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев