Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Галимнәр коронавирусның алты формасын ачыклаган

Галимнәр яңа коронавирус инфекциясенең алты төп формасын билгели. Бу хакта Лондонның Королева колледжы тикшеренүләре сылтамасы белән Sky News хәбәр итә.

Белгечләр АКШ һәм Бөекбританиядә 1,6 мең пациентта күзәтелгән симптомнарны өйрәнгән. Билгеле бер клиник күрсәткечләр авыруның алга таба ничек булуын күрсәтергә мөмкин. Нәтиҗәдә, симптомнар буенча ул алты төркемгә бүлеп бирелгән.

Беренче өч форма шартлы рәвештә җиңел дип тасвирланган, чөнки мондый очракларда пациентларның 1,5%тан алып 4,4%ка кадәренә генә респиратор ярдәм кирәк булган. Беренче ике форма белән авыручыларда грипп һәм ОРВИ симптомнары: баш һәм тамак авырту, ютәл, хәлсезлек күзәтелгән.

Беренче формада пациентның шулай ук мускуллары һәм күкрәгендә авыртулар булырга мөмкин, бизгәк булмаган. Икенче форма белән авыручының температурасы күтәрелә, тавышы карлыга, калтырый башлый, аппетиты югала. Өченче , "ашказаны-эчәк" формасында авыручыларда, нигездә, диарея һәм аппетит югалу күзәтелә, ютәлләми.
Галимнәр соңгы өч форманың авыр узуын дәлилли. Дүртенче формада хәлсезлек, температура күтәрелү, күкрәк һәм баш авырту, тәм сизмәү, ютәлләү һәм тамак карлыгу кебек билгеләр барлыкка килә. Бишенче формада аң буталу, аппетит югалу, тамак һәм мускул авырту өстәлә.

Иң авыр, алтынчы формасында югарыда әйтелгән симптомнарның барысы да булырга мөмкин: баш авырту, хәлсезлек, аппетит югалу, ютәлләү, температура күтәрелү, тамак һәм күкрәк авырту, аң буталу, мускуллар һәм корсак авырту, тын бетү, диарея күзәтелә.
Белгечләр коронавирус формаларын ачыклау, авыруны дәвалауда һәм өзлегүләрне булдырмаска ярдәм итәр, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев