Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

– Гаилә составы турындагы белешмә кирәк, ә аны хәзер авыл җирлеге бирми икән. Кая барырга, кемнән алырга инде аны?

– Гаилә составы турында белешмә – ул билгеле бер адрес буенча күпме кеше теркәлгән, шулай ук аларның туган көннәре һәм туганлык дәрәҗәсе күрсәтелгән документ.

Белешмә ташламалар, субсидияләр рәсмиләштерү, балалар мәктәпкә яки бакчага керү, салым тотып калу, алиментлар түләтү, торак сату-алу һ.б. очрак ларда таләп ителә. Еш кына аны йорт кенәгәсеннән өземтә, яшәү урыныннан белешмә, 9нчы формалы белешмә дип атыйлар. 2018 елның 17 апрелендә Россия Эчке эшләр ми нистрлыгының 2017 елның 31 декабрен дәге 984нче номерлы боерыгы үз көченә керде, ул яшәү һәм тору урыны буенча гражданнарны теркәүнең яңа административ регламентын раслый. Боерык нигезендә гражданнарны теркәү исәбен Россия Эчке эшләр министрлыгы электрон форматта алып бара. Шуңа күрә кәгазь документлар, шул исәптән гаилә составы турында белешмә дә, файдаланылмый.

Россия Федерациясе территориясендә барган урынга учетка кую һәм яшәү урынында РФ гражданнарын теркәү хезмәте күрсәтү буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының административ рег ламенты нигезендә, боерык белән йорт (фатир) китаплары (11нче формасы), фатир карточкалары (10нчы формасы), шулай ук теркәү карточкасы (9нчы формасы) гамәлдән чыгарылды.

9, 10, 11нче формалары урынына яшәү яки тору урыны буенча теркәлү турында таныклыклар (8 һәм 3нче формалары) бирелергә тиеш. Закон буенча, гражданнарның учетка басу һәм яшәү урыны буенча теркәү турындагы мәгълүматлар, теркәү учеты органнары карамагында һәм кызыксынган затларга андый белешмә нәкъ менә шушы органнар (УФМС) тарафыннан бирелә.

Җирле үзидарә органнары, 713нче номерлы карарда, теркәүне исәпкә алу органнары сыйфатында түгел, ә Россия Федерациясе территориясендә учетка баскан һәм яшәү урыныннан төшерү өчен документларны кабул итү һәм шуларны теркәлүне исәпкә алу органнарына тапшыручы җаваплы затлар буларак билгеләнә.
Аларның (җирле үзидарә) компетенциясенә, гариза язучы теркәлү учетына басачак торакның социаль наем шартнамәсе турындагы белешмәләрне, теркәүне исәпкә алу органына (күпфункцияле үзәккә) бирү керә (Кагыйдәләрнең 9нчы пункт.).

Гамәлдәге кануннар, җирле үзидарә органнарына теркәлү турында белешмәләрне саклауны һәм, димәк, аларны сораучыларга бирүне йөкләми.
Гаилә составы турында белешмәләр, шулай ук йорт (фатир) китапларыннан өземтәләрне бирү, хәзерге вакытта гамәлдәге законнар белән регламентланмаган, димәк җирле үзидарә органнары әлеге белешмәләрне бирергә тиеш түгел.

131-ФЗ номерлы Законның 17нче маддәсенең 9нчы пункты, 1нче өлеше нигезендә, җирле үзидарә органнары әлеге закон, муниципаль берәмлек уставы нигезендә, башка вәкаләтләргә дә ия булырга мөмкин. Гражданнарга гаилә составы турындагы белешмәләр җирле үзидарә органнары компетенциясеннән турыдан-туры чыгарылмаганга күрә, алар мондый белешмәләр бирүне үз вәкаләтләренә кертү мәсьәләсен мөстәкыйль хәл итәргә хокуклы; бу мәсьәләне уңай хәл иткән очракта –әлеге эшчәнлекне мөстәкыйль рәвештә рег ламентларга хокуклы.

Әгәр дә белешмә, сезнең очракта куллану өчен кирәк икән, аны таләп итүчедән кайдан алырга кирәклеген ачыклагыз. Оешмалар гаилә составы турында белешмә сорагач, сезгә кая барырга икәнен әйтергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев