Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Гаилә - иң мөһиме»: Казан Кремлендә Миңнеханов Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен кабул итте.

"Ана даны - Материнская слава" медальләрен республиканың дүрт күп балалы әнисе алды.

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән ел саен уздырыла торган иң яхшы гаиләләр өчен тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

"Сез - гаилә нинди булырга тиешлеге мисалы. Гаилә - дәүләтнең нигезе, бу иң мөһиме. Бу көнне безнең һәрберегезгә республикабыз өчен рәхмәт әйтергә мөмкинлек бар», - диде Рөстәм Миңнеханов, җыелганнарны сәламләп.

Кабул итү мәҗлесендә республиканың барлык районнарыннан 48 гаилә бүләкләнде. Аларның яртысы диярлек - күп балалы. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы казанышлары өчен «Ана даны - Материнская слава» медале белән республиканың дүрт күп балалы әнисе бүләкләнде.

Шуларның берсе - Азнакай районыннан Зимфира Погосян. Погосян гаиләсе - районның үрнәк гаиләләренең берсе. Дус һәм хезмәт сөючән гаилә өлгесе.

"Без тату һәм күпмилләтле гаилә. Ирем белән биш баланы барлык милләтләргә хөрмәт хисе белән тәрбиялибез. Безнең күпмилләтле республикада барлык халыклар вәкилләре дус һәм тату яши», - дип билгеләп үтте Погосян.

Бүләкне Татарстан Президенты кулыннан, шулай ук, Кукмара районында яшәүче Фәнзилә Гыйльфанова алды. Күп балалы гаилә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Ир белән хатын район һәм республика семинарларында үз тәҗрибәләре белән күп тапкырлар уртаклаштылар. Ел саен алар 1 млн сумнан артык күләмдә ит, сөт һәм сөт продуктлары җитештерәләр һәм саталар.

Моннан тыш, "Ана даны - Материнская слава" медале ияләре Чирмешән районы мәгариф бүлегенең баш бухгалтеры Ирина Исмендеева булды, ул ире белән биш бала тәрбияли, һәм Чаллыдан "Максимум" ҖЧҖ менеджеры Лариса Толпеева, аның гаиләсендә 12 бала.

Быел республика ЗАГС хезмәткәрләренә 760 парны билгеләгән. Шуларның 515 пары “алтын туй” - бергә 50 ел гомер итүләрен, ә 126 пар 60 еллыкларын билгеләп үтте.

Ел саен Казанда Республика көне алдыннан уза торган кабул итү быел ТАССРның йөз еллык юбилеена багышланган иде, ул Татарстан Президенты белән традицион уртак фотога төшү белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев