Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаилә бизнесы төрмә белән тәмамланган

Яшел Үзән прокуратурасы интернет челтәре аша зур күләмдә наркотик матдә сатарга җыенган ирле-хатынлы Марий-Элда яшәүчеләрне гаепләп, аларның эшен судка җибәргән.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова сөйләвенчә, 2017 елда ике баласы булган 23 һәм 24 яшьлек ир белән хатын  интернет аша Татарстан Республикасында  наркотик матдәләр  тарату буенча билгесез кеше белән сүз куеша. Алдан сөйләшенгәнчә, хатын наркотик матдәләрне бүлгәләп закладкалар ясый. Куелган урыннарны фотога төшереп, сатылачак кешегә җибәрә. Ә ире автомобиле белән наркотик матдәләрне закладка урыннарына алып бара. Тоткарланган вакытта  аңарда һәм шулай ук бу гаилә яши торган фатирда зур күләмдә наркотик табыла.
Суд аларга карар чыгарганда  балаларының кечкенә булуын, үзләренең  гаепләрен тануын исәпкә алып, срокны кирәгеннән киметеп билгели. Хәзер иргә  60 мең сум штраф түләргә һәм каты режимдагы колониядә 9 ел утырырга туры килсә, ә хатыны билгеләнгән 7 елын гомуми режимдагы төзәтү колониясендә тутырачак.  Балаларның язмышын опека һәм попечительләр советы хәл итә.
Хөкем карары үз көченә кертелгән инде.

pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марий Эл Зеленодольск супруги приговор органы опеки