Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гает саен хәтеремдә яңара

Аллаһы Тәгалә Корбан гаетен, бу мөбарәк көндә укыган намазларыбызны, гыйбадәтләребезне, гамәлләребезне һәм чалган корбаннарыбызны кабул итсен.

 Күңелләребезгә иман байлыклары биреп, динебезне тормышыбыз рәвешенә әйләндерергә Раббыбыз үзе тәүфыйк бирсен иде. Амин!

Гает якынлашу белән, инде 45 еллап элек булган, баштан узган, башкалар өчен ничектер, әмма минем өчен балачакның тагы бер кызык көне исемә төшә. Сезнең белән дә бүлешми булдыра алмыйм, чөнки монда авылның берничә кешесе зыян күргән иде...

Гөлсу Гафарова (ул вакытта Хәлиуллина иде) кечкенәдән бергә уйнап үскән, иң якын дустым минем. Мәрхүмә әбисе Хөснижиһан, һәр гает көне алдыннан, мәктәп урамында, бик авыр тормышта икесе генә яшәп көн күрүче мәрхүм Шакир абый белән Нурулла абыйга сәдака тапшырып кайтыгыз дип, безне шул өйгә жибәрә иде. Безгә барыбер, кемнәргә барсаң да, иң мөһиме, гает алдыннан һәм саваплы эш дип, бик теләп барабыз. Бүгенгедәй хәтердә, Нурулла абый өйдә юк, ул гел Норлатка йөреп, ашарга һәм бөтен кирәк-яракны алып кайтучы булганга, без барганда өйдә бөтенләй булмый иде. Шакир абый, әкрен генә йөрү сәбәпле, авыл кибетеннән ерак китмәгәнгә, гел өйдә генә утырганы хәтердә. Аларның чолан астында ябылып торучы сары төстәге усал этләре, без килеп кергәндә менә чыгып өзгәләп атарга әзер булган бүре сыман каршы алганы онытылмаган.

Без өйгә кереп, Шакир абыйның хәлләрен сорашып, ләчтит саткан арада, күрше Саҗидә апа, акча ваклатырга дип кереп җитте. Китте безнең ләчтит базары, без бөтенесен – кем кая йоклаганы, нәрсә ашап, кая юынганнарына кадәр сорашып белгәч, Гөлсу бертуктаусыз, Зөлфия, әйдә кайтыйк инде, дип бик еш кабатлый башлагач,(вакыйгалар мондый борылыш аласын белсәк, Нурулла абый кайтканчы шунда гына утырган булыр идек тә бит) кайтырга чыгарга гына ишек ачуга, теге чолан астындагы ачка тарыккан усал эт, ыргылып чыгып, миннән кала бөтенесен дә тешләп чыкты..

Язманы тулысынча газетабызның 55нче санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев