Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гает ничәдә башлана?

Быел гает көне  4 июньгә туры килә. Бу көнне  Яшел Үзән районының һәм шәһәренең барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак.

Аның өчен мәчетләргә иртәнге намазга  1 сәгать 30 минутка ук килергә кирәк. Сәгать икедә иртәнге  намаз фарызы укыла, тәсбих тартыла, Коръән укыла һәм биргән сәдакаларга дога кылына. 2 сәгать 25 минуттан  вәгазь укулар башлана. Вәгазьдән соң, кояш чыгып ярты сәгать узгач,  ягъни 3 сәгать 35 минутта гает намазы вакыты.   
Дин кардәшләребезгә шуны әйтеп узарга кирәк: гает намазы иртәнге намаздан ук башланганга күрә, мәчетләргә иртән-иртүк, ягъни сәгать берләргә үк барырга киңәш ителә. Шул вакытта гына  аның савабы  зур булачак.  Бәйрәм намазында гына катнашу, күз буяу кебек кенә булып кала. Мөселманча яшәгәч, уразасын тоткач, бәйрәм көнендә дә Ислам кануннарына нигезләник. 

Ничек әзерләнергә?
Изге рамазан аенда мөселманнар рухларын пакьләп, Раббыбызга якынайды. Аның каршындагы изге бурычын үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алды.  Ураза гаете – иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Ул көнгә мөселманнар ничек әзерләнергә һәм аны ничек каршыларга тиеш?
– Ураза Гаетенә кадәр фитр сәдакасын биреп өлгерергә кирәк. Аны  кичектерергә ярамый. Әгәр дә берәр мохтаҗ яки авыру кешегә бирергә теләп, гаеткә кадәр аны күрергә мөмкинлегегез булмаса, акчаны аерым җыеп куеп, ниятегезне әйтегез.  

Сәдаканы исә ураза гаетеннән соң, җай чыгу белән, бирергә була. Быел фитр сәдакасын Татарстан Диния  Нәзарәте бер кешедән 100 сум күләмендә билгеләгән иде. Моны кеше үзенең мөмкинлегеннән чыгып та хәл итә ала, әмма күбрәк булган саен әйбәтрәк. 
– Фитр сәдакасын мәчетләргә бирергә ярыймы?
– Мәчеткә биргән очракта, аны тиешле кешесенә бирү имамнар өстенә кала. Бу төр сәдака мәчет ихтыяҗларына тотылмый. 

Гаеткә барыр алдыннан нәрсә эшләргә?
Пәйгамбәребез сөннәте буенча түбәндәге эшләрне башкарырга кирәк:
 Бәйрәм көне алдыннан госел алу (бөтен тәнне юып су белән коену);
 Пакь, матур кием кию;
 Ирләргә хушбуй сөртенү;
 Берничә хөрмә җимеше ашап бару. Риваять кылынганча: «Ураза бәйрәмендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) беркайчан да берничә (так санда) хөрмә ашамыйча урамга чыкмый иде» – диелгән. (Бохари);
 Ураза гаетенә барганда әкрен тавыш белән түбәндәге тәкбир-тәшрикъне әйтү кирәк: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләһә илләлааһу үәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләһил хәмде»;

Хикмәте бар
– Пәйгамбәребез гаеткә бер юлдан барган, икенче юлдан кайткан. Моның хикмәте нәрсәдә?
–Пәйгамбәребез моны  мөселман туганын юлда мөмкин кадәр күбрәк күрү өчен эшләгән.  Адымнары да артып, шул рәвешле савабын да арттырган. Мөселман кардәше белән күрешкәндә: «тәкәббәл Аллаһы мина вә минкум», ягъни «Аллаһы бездән һәм сездән Аның өчен кылган гамәлләрне кабул итәр», – дип исәнләшү күркәм санала.  
Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар бер-берсен тәбрик итә. Һәр йортта бәйрәм өстәле, коймак, таба ашы әзерләнә. Туганнар, дуслар белән күрешү, авыру кешеләрнең, картларның хәлен белешү, зиратларга бару, мәрхүмнәребезне  догалар белән искә алу – бәйрәмнең матур гадәтләре. 

Иминлек гарантияли
Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала: «Һәр игелекле гамәл – сәдака ул». Исламның һәм башка төп дөньяви диннәрнең асылын тәшкил итүче  бу какшамас хакыйкать бүген аеруча әһәмияткә ия. Чөнки нинди дингә табынуына һәм кайсы милләттән булуына карамастан, кешегә мәхәббәт, төрле халык вәкилләре мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү генә тынычлык һәм иминлек гарантияли ала.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев