Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гади генә яшелчә, ә файдасы...

Кабак – организмны чис тарту, сыеклык чыгару, ашкайнатуны яхшырту һәм сидек кудыруның табигый чарасы. Аны дәвалау диеталарында, күз күрүен, матдәләр алмашын яхшырту өчен, гипертония һәм туберкулез булганда кулланалар.

Бу яшелчәнең һәм аның орлыкларының никадәр кыйм мәтле булуын тәҗрибәле бакчачылар да белеп бетерми. Мәсәлән, аңарда В-каротин кишердәгегә караганда 4-5 тапкырга күбрәк.

Кабак орлыклары L-аргинин һәм цинк байлыгы буенча барлык рекордларны уза, ә орлыкларында һәм үзендәге токоферол (витамин Е) күплеген исәпкә алып, кабакны ир-атларның җенси функциясен һәм фертильлеген торгызуда һәм саклауда мөһим продукт дип атарга мөмкин. Шулай ук, кабак медицинада да, диетологиядә дә, кулинариядә дә мөһим роль уйный.

Кеше сәламәтлеге өчен файдалы сыйфатлары:

  • организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта;
  • су-тоз балансын нормаль ләштерә;
  • метаболизмны стабиль ләштерә;
  • артериаль кан басымын төшерә;
  • гемоглабинны күтәрә;
  • тукымаларның структурасын яхшырта, эластиклыгын арттыра;
  • иммунитетны күтәрә;
  • орлыклары организмдагы паразитларны үтерә;
  • шикәр диабеты вакытында гликемик профильне тигезли;
  • ашкайнатуны яхшырта;
  • йөрәк мускулларын һәм кан тамырларын ныгыта.

Әлеге яшелчәне куллануны медицина күзлегеннән чыгып караганда, аны түбәндәге авырулар булганда ашарга киңәш итәләр:

  • шикәр диабеты;
  • гипертония;
  • сидек юлларында таш булганда;
  • кайсыбер ашказаны-эчәк лек авырулары вакытында (табиб рөхсәте белән);
  • атеросклероз;
  • салкын тигәндә;
  • вакытлыча иммунитет начарланганда;
  • хатын-кызларда менопау за вакытында.

Сәламәт булыгыз! Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев