Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гади алма эчендә 100 миллион бактерия табылган

Алар хәтта алманың кабыгында азрак булган

Австрия галимнәре алма микробиомын (җирле микроогранизмнар дөньясын) өйрәнгән һәм анда 100 миллионга якын бактерия тапкан, хәтта иң чистасында да! Тикшеренү нәтиҗәләре абруйлы Frontiers in Microbiology фәнни журналында басылып чыккан.

Эксперимент үткәрү өчен биологлар гадәти «кибет» һәм органик «өй» алмаларын алган. Тикшеренү күрсәткәнчә, алма эчендә 90 миллионга якын микроб теркәлгән, ә кабыгында - нибары 10 миллион.

Ә менә микробларның төр составы шактый аерылып тора. "Органик» алмаларда микроблар чуаррак булып чыккан. Шул ук вакытта алмаларның тегесендә дә, монысында да үзенә генә хас уникаль бактерияләр җыелмасы бар.

Галимнәр эчәклек микрофлорасы белән хезмәттәшлек итү өчен җавап бирүче бактерияләрдәге аерманы да теркәгән. «Кибет» алмасы йомшагында галимнәр ашказаны эшенә зыян сала торган микробларны күбрәк тапкан.

Галимнәр  фикеренчә, кешеләргә «өй» алмалары тәме буенча күбрәк ошый, чөнки аларның кабыгында һәм йомшагында җиләк тәмен бирә торган матдә бүлеп чыгара торган  Methylobacterium кебек бактерияләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылда бакчада үскән алмада бер әйбер дә юк, корттан, карга кимергән тишектән башка