Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кышкы балык тотуны яратучыларны сак булырга чакыра

Бозда ярдәм күрсәтү

Кичә көндезге сәгать унберләр тирәсендә Футбол урамы тирәсендә бозда балык тоткан вакытта бер кешенең хәле начарлануы турында хәбәр килә. Балыкчының иптәше 112 номерына шалтыратып, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Урынга шунда ук ашыгыч хезмәтләр килә. 58 яшьлек ир-ат боз өстендә яткан була һәм күкрәк авыртуыннан зарлана.

52нче янгын-коткару часте янгын сүндерүчеләре полиция хезмәткәрләре белән бергә балыкчыны ашыгыч медицина ярдәме машинасына күчерә. Ир-атны үзәк район хастаханәсенә алып киләләр, анда табиблар кабырга арасы невральгиясе диагнозы куя. Хәзер аның тормышына бернинди дә куркыныч янамый.


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кышкы балык тотуны яратучыларны сак булырга, үз көчләрен һәм мөмкинлекләрен акылбелән бәяләргә, бераз балык тотам дип, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куймаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев