Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда праймериз нәтиҗәсен Дмитрий Медведевка җиткерәчәк

Ул шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендәге хезмәттәшләренә шалтыратып, анда праймеризның ничек үтүе белән кызыксыначагын да әйтте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстандагы паймериз нәтиҗәләрен Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка җиткерәчәк. Бу хакта ул бүген “Бердәм Россия” партиясенең матбугат үзәгендә үткән матбугат очрашуында хәбәр итте.

Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы төрле сайлау участокларында булып, андагы эш барышы белән танышачагын, шулай ук, Россиянең төрле төбәкләрендәге хезмәттәшләренә шалтыратып, анда праймеризның ничек үтүе белән кызыксыначагын белдерде.

“Бүген кичке тугызда праймеризның беренчел нәтиҗәләрен чыгарачакбыз. Миңа Мәскәүдән шалтырату булды. Партия рәисе Дмитрий Медведев каршында чыгыш ясап, Татарстанда праймериз ничек узуы хакында мәгълүмат бирергә тәкъдим ителде”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе праймеризында 222 кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин. Сайлау участокларына 400 меңләп кеше килер дип көтелә.

Чыганак «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X