Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеген белдерде.

Мәскәү Кремле сайтында хәбәр ителгәнчә, РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә кертелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

РФ Федераль Җыенына юллама белән чыгыш ясау вакытында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында белдерде. 
Владимир Путин ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдиме белән дә чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү — законлы карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады,- дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев