Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәкыйрьлекне тарта торган йортыгыздагы топ-5 әйбер

Өйдә мәхәббәт, бәхет һәм уңыш җәлеп итәргә ярдәм итүче предметлар бар. Ә әле тагын негатив йогынты ясаучы әйберләр дә була, алар аркасында, сез һәрвакыт проблемалар һәм финанслар җитмәү проблемаларына күмеләчәксез.

Өйдәге чүп-чар
Бүлмәләрдә хаос һәм озак вакыт түгелмәгән чүп чиләге - тискәре энергия чыганагы булып тора. Болар барысы да проблемаларга һәм акчасызлыкка китерә. Уңай энергия чыганагын җайга салу өчен, һичшиксез, фатирда җыештырыгыз һәм барлык иске әйберләрне, бигрәк тә газета һәм журналларны чыгарып ташлагыз.
Фотографияләр
Әлбәттә, фотосурәтләр - ул барыннан да элек истәлек. Тик менә аларда сездә тискәре хис-кичерешләр китереп чыгара торган кеше сурәтләнсә, бу предметтан бернинди яхшылык та көтәргә кирәкми. Мондый фотосурәтләр тискәрелекне генә түгел, ярлылыкны да җәлеп итәргә сәләтле. Исегездә тотыгыз!

Җыештыру кирәк-яраклары
Әйе, мондый әйберләр көнкүрештә кирәк. Ләкин әгәр алар искергән булсалар һәм күптән инде сафтан чыксалар, бу бактерияләрнең генә түгел, ә негатив энергетиканың да урнашу урыны. Тузан өчен чүпрәкләрне ешрак алыштырырга һәм төзек себеркеләрне һәм швабрларны гына кулланырга тырышыгыз.

Чит әйберләр
Сездә кунаклар бар иде һәм үз әйберләрен, мәсәлән, перчаткалар, зонт яки сәгатьләр онытып калдырганнармы? Аларның предметларын мөмкин кадәр тизрәк бирергә кирәк. Әгәр дә үзегезнең андый әйберләрегез бик озак кулланылмый ятса, өй җыештырганда алардан котылырга тырышыгыз. Алар сездән энергияне суыра башлый һәм нәтиҗәдә, сез үз тормышыгызның хуҗасы булмыйсыз, гаиләдә талашлар башлана, ә акча бармак аша агып югала.

Бозылган зиннәтле әйберләр
Алтын бизәнү әйберләре һәм антиквариат тискәре энергияне бик яхшы тарта, бигрәк тә сынган, ватылган очракта. Ватылган һәм кире ябыштырылган статуэткалар фәкыйрьлекне җәлеп итә, сынган алкалардан һәм йөзекләрдән мөмкин кадәр тизрәк котылырга кирәк. Яраксызга чыккан бар нәрсәдән котылыгыз. Бу әйберләрне кызганырга кирәкми, чөнки юк-барны җыюга омтылыш финанс тотрыклыгына түгел, ә саранлыкка китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X