Физкультурачылар көне җитә
Физкультурачылар көнен Яшел Үзәндә 10 августта бәйрәм итәчәкләр. Бәйрәм чаралары В.Колотов исемендәге “Комсомолец” стадионында узачак.
14.30 сәгатьтә үз көчеңне ГТО нормалары биреп сыныйсың килә икән, рәхим ит. Бәйрәмнең тантаналы өлеше 16.00 сәгатьтә башлана. Спортчылар парады, алдынгыларны тәбрикләүләр көтелә. 17.00 сәгатьтә шәһәр предприятиесе, учреждениеләре арасында футбол һәм волейбол уеннары матчы. Район Советының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, җиңүчеләрне тәбрикләү 18.00 сәгатькә билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев