Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фирүзә Сибгатуллина: «Реклама бирмәгәнгә югалам»

Фирүзә Сибгатуллина – 80нче елларның ахырында, 90нчы елларның башында сәхнәгә чыккан җырчы. Ул быел «УНИКС»та үзенең концертын куйды.

– Фирүзә апа, концерттан үзегез канәгать калдыгызмы?
– Артист кеше канәгать кала алмыйдыр инде ул. Һәрвакыт ниндидер мизгелләр ошап бетми.
– Кеше аз иде, әйеме?
– Әйе, чөнки залны 50 процентка гына тутырырга ярый. 400 кешеләп булгандыр. Билетларны сату авыр, кеше дә килергә курка. Аннары, танылган артистларның гына тамашачылары кассадан билет ала.
– Концерт кую бик күп акча таләп итә. Ничә сум акчагыз китте?
– Әлбәттә, акча кирәк. Арендадан башка да 350 мең кирәк булды. Акчаның күбесе кайтмады. Экраннар, махсус видеога төшерү булгач, төрле эффектлар эшләнгәч, концерт ярдәмендә акча эшләп булмый. Әмма мин бу концертым турында күптән хыяллана идем. Һәм, Аллаһка шөкер, хыялым чынга ашты.
– Сезгә бәхет елмаймады микән? Сез бит инде, белүемчә, 90нчы елларда сәхнәгә чыккан булгансыз.
– Мин сәхнәгә чыкканда җырчылар ун гына кеше иде. Алар — Әлфия апа, Илһам абый, «Бәйрәм» ансамбле, Хәмдүнә апа, мин, Асаф Вәлиев, Эльвира Хәйруллина… Без яшь идек әле ул вакытта.
– Сез кайларда эшләдегез? Кемнәр белән җырладыгыз?
– Дәүләт филармониясендә җырчы булып эшләдем. Ул вакыттагы «Казан егетләре» ансамбле белән гастрольләргә йөрдем. Бу хәзерге «Казан егетләре» түгел, ә Закир Шаһбан, Әнәсовлар төркеме белән эшләдем. Аннан соң шәһәр филармониясенә эшкә кердем.
– Сезгә Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр.
– Әйе, бу исем миңа былтыр ук бирелде. 4 мартта Президентыбыз указга имза куйган иде инде. Карантин дип, бар дөньяны ябып куйгач, исемне алып булмады. Мәдәният министрлыгына баргач: «Фирүзә, бу дәрәҗәле исем концертта бирелсә, яхшырак булыр», — диделәр. Концерт куярлык мөмкинлегем булды. Нәкъ менә үз концертыма мине хөрмәт итеп килгән тамашачым каршында әлеге исемне бирделәр. Бөтенесе дә шат иде. Мин үзем дә иҗатымны бәяләгәннәре өчен рәхмәтле генә.
– Алга таба тагын концерт куярга уйлыйсызмы?
– Уйлыйм. Көзгә дип уйлап торам. Дөнь ялар яхшырсын.

Алинә Айдарова.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев