Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фирдәүсә Кәримова: «Мәдхияләр язар чакта мәрсияләр язам»

(Равил Сәйфетдиновка)

Галиҗәнап вакыт юа диләр
Кайгы-хәсрәтләрнең  зурын да.
Тик нигәдер ошбу гыйбарәне
Әйтеп булмый Сезнең турында.
Сез киттегез... һәм  дә Сезнең арттан
Ике якка вакыт бүленде.
Сез калдырган  мирас  тигез җирдә
Урал тавы булып күренде.
Сез киттегез, гүя Сезнең арттан
Бер чор  киткән сыман тоелды.
Исемегез авыл тарихына
Мәңгелеккә  тирән уелды.
Мөгаллим дә Сез, оста җитәкче дә,
Киңәшче дә кирәк чакларда.
Ышанычлы  терәк, мулла да Сез
«Аллаһ» сүзен  җирдә хакларга.
Гамәлегез белән өйрәттегез
Туры юлдан дөрес атларга.
Кендек каның тамган туган җирне
Күз  карасы кебек сакларга.
Өйрәттегез ярдәм кулын сузып
Дөньялыкта яши  белергә.
Җирдә күбрәк  савап кылып
Җәннәт бакчасына  керергә...
Безнең телдә  гаҗәп  тирән сүз бар –
Бөтен яктан  камил идегез.
Олы йөрәк, хисле күңел  белән
Туган җирне сөя белдегез!
Миһербанлы, сабыр тыйнак, тырыш
Һәм тынгысыз иде җаныгыз.
Озак еллар безнең күңелләрдә
Якты йолдыз булып яныгыз.
«Хак»тан узып фикер әйтеп булмас,
Кеше китә, сәгать суга да.
Авыр туфрагыгыз җиңел булсын,
Без барыбыз сезгә догада.

Фирдәүсә Кәримова.
Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев