Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәһим Гарипов: «Төркияләре үзләренә булсын, мин эшләп ял итәм!»

Һәр ел фасылы үзенчә гүзәл. Соры көзге көннең берсендә Люция һәм Фәһим Гариповлар хуҗалыгына аяк бастык та, авыл җирендә шулай да яшәп була икән дип, гаҗәпкә калдык. Бакчаларында тәрип, нәрсә генә юк, җәен биредән бөтенләй әйләнеп чыга торган түгелдер, мөгаен.

Матурлыгы белән әллә каян күзгә ташланып торган бу йортта Норлатның алтын куллы балта остасы яшәгәнлеген ишегалдына аяк баскач ук аңладык. Бакчага узгач, бөтенләй сүзсез калдык. Гадәттә авыл җирендә бер буш урын калдырмый яшелчәсен, җиләк-җимешен утыртабыз. Ә монда яшел чирәм, атынам дисәң даганы, шашлык пешереп, чәй эчәм дисәң, ял итү урыны, агач җәнлекләр, күл, төрле агачларны кисеп бизәлгән койма... Кыскасы, үзе бер парк. 
– Без ирем белән үлеп китеп чәчәкләр үстерергә яратабыз. Ә әниебез чәчәкне ашап булмый аны, дип яшелчәсен утырта. Быел без эштә чакта берүзе бер бакча бәрәңгене дә алып бетерде, эшләмә дип орышып та карыйбыз, аңа бит инде 86 яшь! Юк, тик утыра торган түгел әле ул безнең, күз тимәсен! – дип сөйли каенанасы Наилә әби турында Люция ханым. 
Люция шушы авылга ерак Казахстаннан кайтып төпләнгән килен. 17 яшендә Казан дәүләт университетына филология факультетына укырга керә. Әнисе Рәхимә Норлатта туып үскәч, туганнарына кайтып йөреп, Фәһим белән таныша. Зур шәһәр яуларга дип хыялланган кызчык шулай итеп авылга кайтып төпләнә һәм һич кенә дә шушы адымына үкенгәне булмый. Люция ханым моңа кадәр мәктәптә, социаль яклау бүлегендә эшләгән булса, бүген ул Норлат балалар йортында социаль педагог. Әлбәттә, тормышлары күпләр көнләшерлек, нинди үкенү ди ул! Ире авылның иң тырыш, нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара торган, тормышны җилкәсендә тартып бара торган гаилә башлыгы бит. Берсеннән-берсе уңган кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Аделия финанс институтын тәмамлап, банкта эшли, ә уллары Данияр Казан Кооперация институтында белем ала.  Данияр кечкенәдән чаңгыда йөрер­гә ярата. Тренеры Илгиз Баһаветдинов егеттә нәкъ менә шушы спорт төренә мәхәббәт уята. Данияр Ижауның биатлон мәктәбен тәмамлый, биатлон буенча Удмуртия республикасы җыелма командасы спортчысы. Төрле ярышларда катнашуының нәтиҗәсен күреп шаккаттык. Бүлмәсе диварлары грамота-медальләре, кубоклар белән шыплап тулган. Әнисе сүзләренә караганда бу уңышының өчтән бере генә икән әле. Балалар халыкара спорт уеннарында призер булуы Данияр өчен аеруча истәлекле.
Фәһим кечкенәдән агачтан төрле әйберләр, бизәкләр ясарга ярата. Әтисе Хафиз абый да агач остасы була, улын яшьтән эшкә өйрәтеп үстерә. Озак еллар шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә Фәһим абый, аннан туктагач, буш вакыты барлыкка килеп, үзен күбрәк кул хезмәтенә багышлый. Бүген исә Иннополис шәһәрендә эшли.
– Миңа бернинди Төркия дә, Мисыр да кирәкми. Бакчамда казынып, эш коралларым белән рәхәтләнеп ял итәм.  Алга таба да әле тормышка ашырасы идеяләрем, планнарым бик күп, исәнлек кенә булсын, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Тырыш гаилә 3-4 ел элек үгезләр асрауга да керешкән. Хуҗабикә үзе әйтмәсә, белмәс тә идек. Чөнки мал-туар тотуның билгеләре дә юк монда. «Тәрбия­ләп, хушбуйлар гына сибеп торам мин аларга», – дип шаярта гаилә башлыгы. Монысын да авыр эшкә санамыйлар, үзенә күрә бер шөгыль дип табалар. Ике ел элек урамдагы ташландык хәлдәге коены да яңартырга булганнар. Әйе, бүген су һәр өйдә бар, әмма әтисе Хафиз абый карап торган коеның юкка чыгуына йөрәк әрни. Быел исә урамның булдыклы егетләре ярдәмендә бурасы эшләнгән, Рузалия апа белән Фидалия апа матур итеп буяп та куйган. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк!
«Минем киленем дә, улым да газетага язарлык, Аллага шөкер!» – ди гаиләсе белән горурланып Наилә әби. Әлбәттә, язарлык! Гариповларның тырышлыгына, тормыштан ямь табып, матурлыкка омтылып яшәүләренә сокланып кайттык. Киләчәктә дә үрнәк пар булып, балаларыгызның рәхәтен күреп, оныклар сөеп яшәргә насыйп булса иде.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев