Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәһим Гарипов: «Төркияләре үзләренә булсын, мин эшләп ял итәм!»

Һәр ел фасылы үзенчә гүзәл. Соры көзге көннең берсендә Люция һәм Фәһим Гариповлар хуҗалыгына аяк бастык та, авыл җирендә шулай да яшәп була икән дип, гаҗәпкә калдык. Бакчаларында тәрип, нәрсә генә юк, җәен биредән бөтенләй әйләнеп чыга торган түгелдер, мөгаен.

Матурлыгы белән әллә каян күзгә ташланып торган бу йортта Норлатның алтын куллы балта остасы яшәгәнлеген ишегалдына аяк баскач ук аңладык. Бакчага узгач, бөтенләй сүзсез калдык. Гадәттә авыл җирендә бер буш урын калдырмый яшелчәсен, җиләк-җимешен утыртабыз. Ә монда яшел чирәм, атынам дисәң даганы, шашлык пешереп, чәй эчәм дисәң, ял итү урыны, агач җәнлекләр, күл, төрле агачларны кисеп бизәлгән койма... Кыскасы, үзе бер парк.
– Без ирем белән үлеп китеп чәчәкләр үстерергә яратабыз. Ә әниебез чәчәкне ашап булмый аны, дип яшелчәсен утырта. Быел без эштә чакта берүзе бер бакча бәрәңгене дә алып бетерде, эшләмә дип орышып та карыйбыз, аңа бит инде 86 яшь! Юк, тик утыра торган түгел әле ул безнең, күз тимәсен! – дип сөйли каенанасы Наилә әби турында Люция ханым.
Люция шушы авылга ерак Казахстаннан кайтып төпләнгән килен. 17 яшендә Казан дәүләт университетына филология факультетына укырга керә.

Тулы язма газетаның җомга санында (№81).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев