Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Филиппин вәкиле: Казандагы чемпионат Абу-Дабидагыга караганда яхшырак уза

Джой Манансала әйтүенчә, Казанда чемпионатында тәкъдим итү культурасы күпкә югарырак.

Филиппиннан Казанга белгеч буларак килгән вәкил –Джой (Кече) Манансала (Joey jr Manansala) “Татар-информ” хәбәрчесенә Казандагы Ворлдскиллсның 2017 елда Абу-Дабида узганына караганда күпкә яхшырак булуын әйтте.

“Казанда компетенцияләр күпкә киңрәк бирелгән. Киләчәк профессияләре һәм юниорлар өчен компетенция бар, бу киләчәкне күз алдында тотып эшләнелгән. Абу-Дабида 2017 елда узган чемпионатта ниндидер чикләүләр, тыюлар бар иде, ә монда бәйгене тәкъдим итү культурасы бик югары дәрәҗәдә”, - диде Джой.

Джой Манансала Филиппинда техникумда ИТ-технологияләр укыта һәм смартфоннар өчен программалар яза. Ул Казан чемпионатында 1С платформасында программалар төзү компетенциясендә белгеч буларак катнаша.

“Казандагы ачылыш тантанасы да концерт һәм һөнәрләрне тәкъдим итүдән торган шоу иде. Мөселман иле булгангадырмы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге чемпионат күпкә җитдирәк һәм “кысылган” булып тоелды”, - диде Джой.

Белгеч әйтүенчә, ул Казан һәм Татарстан турында шул чемпионаттан соң гына кызыксына башлаган. “Монда миңа бик ошады. Монда халык бик ярдәмчел, кунакчыл, һәрвакыт барысы да тәртипме дип сораштырып, булышырга гына торалар. Монда миңа иң ошаганы баллы торт булды. Миңа бу шәһәр һәм бу кешеләр ошады”, - диде Джой.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/25/192225/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев