Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әфган сугышы ветераны: Мине төзәтмәләрдә безнең чикләрнең какшамаслыгы җәлеп итте

Әфган сугышчысы-интернационалисты, СВРның запастагы полковнигы Рафаэль Шакирҗанов Казанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә катнашты.

Әфган сугышы ветераны, Татарстан Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе, Тышкы разведка хезмәтенең запастагы полковнигы Рафаэль Шакирҗановны төзәтмәләрдә чикләрнең какшамаслыгы, ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү һәм Совет халкының бөек җиңүе турындагы тарихның сакланышы җәлеп иткән.

Бу хакта ул Казандагы сайлау участогында тавыш бирү вакытында сөйләде.

«Мине хәрби кеше буларак бер төзәтмә җәлеп итте, анда башка илләр дәгъва итә торган чикләрнең какшамаслыгы күрсәтеләчәк. Шулай ук төзәтмәләрдә ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү турында да күп сөйләнелә»,- диде ул.

Полковник билгеләп үткәнчә, күпләр Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләрен бозып күрсәтергә, Совет халкы җиңүенең әһәмиятен киметергә тырыша, төзәтмәләр нәтиҗәсендә моны беркем дә эшли алмаячак.

«Үз илемнең гражданины һәм патриоты буларак, төп тавыш бирүдә катнашуны бурыч дип саныйм, төзәтмәләрдән безнең киләчәк һәм киләчәк буыннарыбызның киләчәге бәйле», — дип сүзен тәмамлады Рафаэль Шакирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев