Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Февральдән кертелгән яңа законнар

Контроль системасы булмаган өчен штрафлар Пычраткыч матдәләр чыгару чыганакларына автоматик контроль системалары булмаган яки вакытында урнаштырмаган өчен штрафлар кертелә. Вазыйфаи затлар өчен ул – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Маркировка булмаса штраф салына
Маркировкаланмаган тәмәке һәм алкоголь продукциясен җитештерү һәм әйләнеше өчен акча түләүләре күләме арта. Моннан тыш, аны мондый хокук бозулар белән ташыган өчен административ җаваплылык кертелә. Штрафлар юридик затларга 500 мең сумга кадәр җитәчәк.

Яшәү минимумы саклана
РФ буенча яшәү минимумына тигез булган хезмәт хакыннан һәм башка керемнәрдән башкарма документлар буенча бурычлар түләттерү мөмкин булмаячак.

Фатир сатып алучыларны яклау
Хакимият һәм җирле үзидарә органнары йортны авария хәлендә, сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану турында мәгълүматларны Росреестрга тапшырырга тиеш булачак. Аннары бу мәгълүматлар бердәм дәүләт күчмәс милекне теркәү реестрына җибәрелә. Фатир сатып алучы реестрдан өземтә сората һәм йортның авария хәлендә булу-булмавын ачыклый ала.

Педофилларга гомерлек җәза
8 февральдән бер йә ике яки аннан да күбрәк балигъ булмаган балага карата җинаять кылган, йә шәхескә каршы башка авыр яки аеруча авыр җинаять кылган педофил-рецидивистларга ирекләреннән гомерлек мәхрүм ителү яный.

Ана капиталы арта
Ана капиталы хәзерге инфля ция буенча 8,4%ка индексацияләнә. Беренче балага аның күләме – 524,5 мең сум, икенче балага 693,1 мең сум тәшкил итәчәк. Шулай ук ветераннарга түләүләр, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие һәм тагын берничә социаль түләү индексацияләнәчәк.

Пенсияләр индексацияләнә
Эшләмәүче пенсионерлар арттырылган иминият пенсиясен ала башлый. Аны инфляция дәрәҗәсеннән югарырак — 8,6%ка индексациялиләр. Моннан тыш, аларга гыйнвар ае өчен ел башында булган индексация арасындагы аерма (5,9% ка) һәм 8,6% ка өстәмә түләү билгеләнгән, чөнки закон кире көчкә ия.

Кредит тарихы яңача языла
Кредит тарихында мәгълүматлар саклау вакыты кими. 10 елдан 7 елга кала. Шунысы мөһим: яңа кредит алгач, «тарих» шуның буенча гына язылып барачак, элеккегесе онытылачак. Әйтик, моннан биш-алты ел элек алынган кредитның бер-ике тапкыр вакытында түләнелмәгән булуы турында мәгълүматлар юкка чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев