Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фермерларга бирелә торган грантлар начар кулланылган районнар исемлеге билгеле

Марат Әхмәтов крестьян-фермер хуҗалыкларында терлек саны кимегән районнарны да атады.

2019 елда крестьян-фермер хуҗалыкларына грант ярдәме программаларында Югары Осланнан берәү дә катнашмаган. Яшел Үзән, Апас, Кама Тамагы районнарында берәр хуҗалык грант алган. Бу хакта бүген Яшел Үзәндә семинар-киңәшмәдә ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышыннан билгеле булды.

Буада дүрт, Кайбычта, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарында өчәр грант алучы булган. Министр әйтүенчә, аларның проектлары буенча сыерларның баш санын 2,4 меңгә, симертүгә мөгезле эре терлекне 2,8 меңгә, йорт кошларын 1,5 млн башка арттыру ниятләнә. Өстәмә 340 эш урыны барлыкка килергә тиеш.

Марат Әхмәтов чыгышында шушы зонага кергән район фермерларында терлекләрнең баш саны буенча да мәгълүмат бирде. 2018 елның 1 июле белән чагыштырганда, быел Яшел Үзәндә мөгезле эре терлек 18гә, шул исәптән сыерлар җидегә кимегән. Калган районнар “плюс” белән бара. Иң үрнәге – Тәтеш. Анда терлек саны 212гә, шул исәптән сыерлар 135кә арткан.

Буа районында терлек саны 204кә, шул исәптән сыерлар 103кә күбрәк. Чүпрәледә терлек саны 68гә (шуның 63е – сыерлар), Кама Тамагында 127 гә (утызы – сыерлар), Югары Осланда 145кә (шуның 27се – сыерлар), Апаста 28гә (шуның дүртесе – сыерлар), Кайбычта 55кә (өчесе – сыерлар) арткан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/12/191445/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X