Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фермер династияләре йөз мең сум алырга мөмкин

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән, «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын гамәлгә куйды. Җиңүчеләргә 100 мең сум акча биреләчәк.

Фотода Нафыйк һәм Илнур Мадьяровлар.


Конкурста, ике буыннан да ким булмаган гамәлдәге крестьян-фермерлык хуҗалыгы статусындагы бер гаилә әгъзалары яки аларның туганнары (иң киме 2 КФХ башлыгы). Династиянең лидеры булып КФХның беренче буын башлыгы исәпләнә.

Конкурста сайлап алу критерийлары түбәндәгеләр:
КФХ әгъзаларының һәм даими хезмәткәрләрнең саны (КФХның һәр әгъзасы һәм даими эшләүче өчен 1 балл);
Гаилә фермер династиясенең индивидуаль эшкуарларын дәүләт реестрында теркәүнең гомуми срогы (ел саен 1 балл).
Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычлары булырга тиеш түгел.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2021 елның 21 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча эш көннәрендә 9 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет.

Тулырак мәгълүматны 88004441670,(843) 221-76-53, 221-76-55 телефоннары буенча ачыкларга мөмкин.

Грант бирү тәртибе һәм документ формалары турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/1935372.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X