Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ФемКызлар төркеме активистлары Казанда "Чаша" ЗАГСы янында ялгыз пикет уздырды

Балалар күлмәге кигән кызның кулында "Әтием миңа 3 яшьтән бәйләнде" дигән язулы плакат иде.

Инцест - гаилә эше? Миңа өйдә көч куллануга каршы закон кирәк ".

Ачыкланганча, активист кыз шул рәвешле шәхси тарихы белән уртаклашкан: "Минем үз әтием өч яшьтән балигъ булганчы миңа бәйләнде, әни моны белә иде. Миңа беркем дә ярдәм итмәде, һәм мин кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмәдем. Өйдәге көч куллану турындагы канун, балаларны яклау практикасы - миңа ярдәм итәр иде. Мин махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать итә алуыма, миңа куркыныч янамауга, мине бу коточкыч хәл булган гаиләдән алуларына һәм әти-әниләрне исәпкә алып, миңа психологик ярдәм күрсәтеләчәгенә һәм тернәкләндерүдә ярдәм итәчәкләренә ышаныр идем".

ФемКызлар бу чираттагы акциясе белән, беренче чиратта, хатын-кызлар һәм балалар өстеннән көч куллану - күренми торган проблема булуын искә төшерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев