Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«ФемКызлар» активисткалары халатта һәм тапочкаларда

Казандагы Ленин һәйкәле янында пикет оештырды Акциянең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын гаилә ызгышлары турында закон кабул итү кирәклегенә җәлеп итү.

«ФемКызлар» төркеме активисты булып чыккан “кыйналган” кыз халатта һәм тапочкада килеш ТР Министрлар Кабинеты бинасы янында ялгыз пикет үткәрде. «Мондый закон дөньяның 156 илендә бар, әмма Россиядә - юк. Моннан тыш, 2017 елда гаиләдә кыйнау-кыерсытулар өчен җәза гадиләштерелде, хәзер аның өчен штраф кына салына", - диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, бу «ФемКызлар»ның беренче генә акциясе түгел. 6 июльдә Казан феминисткалары "Канлы туй" оештырган, ә ай азагында активистка кыз чынлыкта булган җинаятьләргә юнәлтелгән плакатлар белән чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев